Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралыларга танылган бакчачы Фарсил Зыятдиновның ярдәме, киңәшләре бик кирәк

"Фарсил абый бигрәк матур кеше икән. Тавышы соң, тавышы нинди аның, йөрәкләргә үтеп керерлек бит!" Моңарчы телевизор экраннары аша гына күреп, радиодан сөйләгәнен генә ишетеп белгән танылган бакчачы, галим, күпсанлы китаплар авторы Фарсил Зыятдиновның кукмаралылар белән очрашуга килүен, аралашу мөмкинлеген күпләр әнә шулай сөенеп каршы алды. Район үзәк китапханәсенең уку...

-Кукмарага элегрәк бик еш чакыралар иде. Барлык күмәк хуҗалыкларда да йөреп чыкканым булды. Тырыш, эш сөючән халык яши биредә. Очрашуга да бердәм булып килгәнсез, рәхмәт. Бу исә җир эшен яртучыларның күп булуына ишарә, - дип башлады сүзен Фарсил Зыятдинов. - Мин үзем тумышым белән Актаныш районының Качкын авылыннан. Бакчачылык белән алты яшемнән кызыксынам. Авылыбыздагы "Низам" күле янындагы әрәмәлектән кыргый карлыган алып кайтып бакчабызга утыртуым бүгенгедәй хәтердә. Яшелчә үстерә башлавым исә 1947 елда башланды. Әтием сугыштан кайтуга дип күрше Пучы авылыннан кыяр орлыгы сатып алып, шуны җәй буе карап үстергән идем. Исән-имин туган йорт бусагасын атлап кергән әтигә зур бүләк булды ул. Аның мине кочагына алып: "Рәхмәт, улым", - дигән сүзләрен һич онытасым юк. Еллар узган саен бакча эшенә әвәслегем тагын да артты, күптөрле яшелчәләр генә түгел, җиләк-җимешләр дә үстерә башладым. Казан дәүләт финанс-икътисад, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтларында һәм башка урыннарда эшләгәндә дә яраткан шөгылемнән аерылмадым. Бик яратып, бар күңелемне биреп радио-телевидениедән бакчачылык турындагы тапшыруларны алып бардым. Хәзер дә очрашуларга бик теләп барам, тәҗрибәм белән уртаклашам.

...Танылган бакчачыга сораулар бер-бер артлы явып кына торды. "Кишер ни өчен тармакланып үсә, быел бәрәңгедә таплар бар иде, кайберләре хәтта йомшарып ук беткән. Нилектән икән?" - ди бер райондашыбыз.

-Бакчага череп бетмәгән тирес керткән очракта, туфрак ташлы булса, кишер берничә тармаклы булып үсә. Ә суны дөрес сипмәсәң, яргалана. Бәрәңгедәге таплар күзгә күренми торган бөҗәк - нематода булырга тиеш. Бәрәңгене агулап утыртырга киңәш итәм. Корткычларга каршы көрәшүдә махсус препаратларның файдасы бар, - ди Фарсил абый.

-Медведка белән ничек көрәшергә?

-Аю чикерткәсе, бозаубаш (медведка) - бик начар корткыч. Ул юлында очраган барлык төр яшеллекне кисеп, юкка чыгарып бара. Аны аулап тотарга була, оясына кер юуу порошогы эретелгән суны агызып, йөрү юлына махсус препаратлар сибеп, шешәгә азык салып куеп та көрәшергә мөмкин.

-Виктория җиләгенең кайбер яфраклары ни өчен шәлперәеп төшә?

-Бу май коңгызының эше. Ул урман һәм җимеш бакчалары өчен бик зыянлы. Яз көне май коңгызы җиләк яфрагына куна һәм шунда йомырка сала. Аның личинкалары өч ел дәвамында җиләк яфрагын ашыйлар, дүртенче елда очып китәләр. Әлеге корткыч берьеллык яшелчәләргә зыян китерми. Әйтик, бәрәңге, кыяр-помидорда булмый.

-Суган кыягы биш сантиметрдан артык үсми. Ни өчен?

-Суган чебене зыян салган булырга тиеш. Моның өчен бер чиләк суга 250-300 грамм тоз болгатып сибәргә кирәк. Мочевина да кыякларны яшәртеп җибәрә. Әмма бу процедураларны бөҗәкләр тамырга төшкәнче башкару зарур. Түтәл араларына нафталин сибү дә суган чебенен куркыта.

-Суган, сарымсак кабыклары төнәтмәсе сибүнең яшелчә, җиләк-җимешләргә зыяны юкмы?

-Әлеге төнәтмәләргә әрем дә салып әчетсәгез, корткычлар белән көрәшүдә менә дигән ысул булып торачак. Бәрәңге, помидор сабаклары салып әзерләнгән төнәтмәнең дә уңышка зыян китерүче бөҗәкләргә каршы файдасы зур.

-Алмагачларга күпме су сибәсе? Быел көз көне кайбер агачлар нигә яфракларын коймады икән?

-Уртача зурлыктагы алмагачка иртә яздан (май аенда) бер төпкә 7-8 чиләк су сибәргә кирәк. Көзгә кадәр өч тапкыр сугару сорала. Дым күп булса, агач кәүсәләрендә гөмбәчекләр барлыкка килә. Моның өчен бакыр купорасы яисә бөре ачылганчы бер процентлы бордо сыекчасы белән эшкәртү сорала. Быел, чыннан да, кайбер алмагачлар яфракларын коймады. Кайвакыт андый күренешләр дә күзәтелә. Бу җирдә дым һәм файдалы матдәләр күп булуы нәтиҗәсе.

Гөблә (тля) белән зарарланган агач-куакларны 5 литр суга кыргычтан уылган яисә вакланган сабын, 200 грамм тәмәке салып ясалган төнәтмә белән эшкәртергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk