Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коръән укучылар бәйгесе: Кукмара кызы хаҗга барачак

Баулыда хатын-кызлар арасында Коръәннең соңгы 3 өлешен белүче хатын-кызлар арасында бәйге узды. Чараны республика мөселманнары Диния нәзарәте, ТР көньяк-көнчыгыш казыяты, Баулы мөхтәсибәте һәм Баулы районы администрациясе оештырды. - Ир кешене Коръән укырга өйрәтсәң, белем бер кешегә бирелә. Хатын-кызга Коръән гыйлемен бирсәң, бер нәселгә белем биргән буласын, - дип искә төшерде...

Баулыда хатын-кызлар арасында Коръәннең соңгы 3 өлешен белүче хатын-кызлар арасында бәйге узды. Чараны республика мөселманнары Диния нәзарәте, ТР көньяк-көнчыгыш казыяты, Баулы мөхтәсибәте һәм Баулы районы администрациясе оештырды.

- Ир кешене Коръән укырга өйрәтсәң, белем бер кешегә бирелә. Хатын-кызга Коръән гыйлемен бирсәң, бер нәселгә белем биргән буласын, - дип искә төшерде Пәйгамбәребезнең ﷺ сүзләрен көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин ачылыш тантанасында. - Аллаһ юлын сайлавыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле мөслимәләребез. Сезнең кебек хатын-кызлар булганда, өммәтебезнең киләчәге бар һәм ул якты.

Ачылыш тантанасында катнашучыларны Баулы районы башлыгы урынбасары Ренат Хәмидуллин, имам-мөхтәсиб Әнвәр хәзрәт Хәмитов, нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин сәламләде. Ярышта республиканың 19 мөхтәсибәте һәм Башкортстан, Чиләбе вәкилләре катнашты. Хатын-кызлар Изге Коръәннең соңгы 3 дҗүзен белүдәге ярышны ике яшь төркеменә бүленеп үтте: 18 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк. Бәйгенең иң яшь катнашучысына бары 7 генә яшь. Сабый гына булуына кармастан Хәдичә Хаҗиева Коръәннең 22 җүзен белә. Ул мөфти Камил хәзрәт кулыннан махсус бүләккә ия булды.
Ике яшь төркемендәге җиңүчеләргә һәм икенче урынга лаек булучыларга төп бүләк - хаҗга юллама тапшырылды.

1нче урын алучылар :
- Гүзәл Гәрәева (13 яшь, Чаллы)
- Нәзилә Шәрипова, (17 яшь, Кукмара)
2 нче урын :
- Гаишә Әүһәдиева (18 яшь, Әлмәт)
- Асия Мөфлихунова (16 яшь, Баулы)

Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алды. Ябылу тантанасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ошбу чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен әйтте һәм зур җиңүгә ирешкән мөслимәләрне чын күңелдән котлады.

чыганак: http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk