Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапханәләргә яңа китаплар кайтты

Район үзәк китапханәсенең китапларны эшкәртү бүлеге хәбәр итүенчә, ел дәвамында район һәм авыл китапханәләренә китаплар еш кайта. Китапларның һәрберсен халык яратып укый, китап киштәләрендә бер генә язучының иҗат җимеше дә тузан өеменә күмелеп ятмый. Меңләгән китаплар арасыннан әдәбиятны үз иткән, күп укырга яраткан райондашларыбыз игътибарына Нәбирә Гыйматдинованың "Сөйлим, тыңла.." һәм...

Район үзәк китапханәсенең китапларны эшкәртү бүлеге хәбәр итүенчә, ел дәвамында район һәм авыл китапханәләренә китаплар еш кайта. Китапларның һәрберсен халык яратып укый, китап киштәләрендә бер генә язучының иҗат җимеше дә тузан өеменә күмелеп ятмый. Меңләгән китаплар арасыннан әдәбиятны үз иткән, күп укырга яраткан райондашларыбыз игътибарына Нәбирә Гыйматдинованың "Сөйлим, тыңла.." һәм Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" дип исемләнгән җыентыклары турында бераз мәгълүмат биреп үтәсе килә.

Сүзләр, китап булып укучы кулына килеп кергәнче, җир куенына төшкән бодай бөртеге сыман озын юл үтә. Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа басылып чыккан "Сөйлим, тыңла.." дип исемләнгән китабын сез район һәм авыл китапханәләреннән табып алып, укый аласыз. Язучының әлеге китабында соңгы елларда язылган повесть, хикәяләре туплап бирелгән. Китапханәгә Нәбирә Гыйматдинованың китапларын сорап район халкы еш мөрәҗәгать итә. Аның әсәрләрен яратып укучылар өчен бу менә дигән яңалык.

Икенче өр-яңа китап ул да булса Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" дип исемләнгән җыентыгы. Әдәбият белән кызыксынган китап укучыларыбызга әлеге язучы ханым үзенең мәгънәле, гыйбрәтле әсәрләре белән таныш. "Алтын ачкыч" әсәрендә танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые, Балтач районы баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның үзенчәлекле тормыш юлы әдәби сюжетка төрелеп тасвирлана.

Әлеге ике китап та үз укучысын табар, халык тарафыннан яратып укылып, кулдан-кулга йөрер, дип ышанабыз. Нәбирә Гыйматдинованың "Сөйлим, тыңла.." һәм Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" дип исемләнгән җыентыклары турында тулырак белергә теләсәгез, аларны тизрәк алып укырга тырышыгыз. Китап укырга яратучылар өчен китапханәләр ишеге һәрвакыт ачык.

Резидә Нотфуллина, китапларны эшкәртү бүлеге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk