Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайнаналарның булачак киленнәренә таләпләре: улымны ашатсын-эчертсен, үләм дип хәйләләп ятмасын...

Әгәр дә сез егет кеше икәнсез һәм үзегезгә хатынны үзегез - кемне телим, шуны табам дип уйласагыз, ялгышасыз. Чөнки сез сайлаган киленне әле әниегез ошатамы-юкмы? Интертат.ру татар егетләренең әниләре булачак киленнәренә нинди таләпләр куйганны белеште. Кайвакыт әниләр куйган таләпләрне карасаң, андый кеше, гомумән, дөньяда юк дигән фикергә килеп була. Ул...

Әгәр дә сез егет кеше икәнсез һәм үзегезгә хатынны үзегез - кемне телим, шуны табам дип уйласагыз, ялгышасыз. Чөнки сез сайлаган киленне әле әниегез ошатамы-юкмы? Интертат.ру татар егетләренең әниләре булачак киленнәренә нинди таләпләр куйганны белеште.

Кайвакыт әниләр куйган таләпләрне карасаң, андый кеше, гомумән, дөньяда юк дигән фикергә килеп була. Ул сыерын да сава белсен, бала да карасын, сине дә карасын, пешерсен, эшкә дә барсын, керен дә юсын, бакчаны да җыештырсын... Тыңлый башласаң, мескен кыз баланы жәлләп, елыйсылар килә.

Рифнур Минһаҗев, Кукмара.


Әнием таләпләре шул - татар кызы эшчән булсын, начар гадәтләре булмасын! Ләкин әлегә кызым юк. Эзләгэн дә юк!

Дилүс Гәрәев, Балтач.


Тәртипле, яхшы гаиләдән булсын! Чибәр, акыллы, эшчән булсын. Әти чирле булмасын, авырып үләм дип ятмасын, җыламыйча гына бөтен эшне эшли торган, гаиләне алып барырлык булсын, ди. Эчә-тарта торган, нервда уйный, көнләшә торганнар кирәкми ди.

Рифат Закиров, Балтач.


Улымның тамагын ач тота торган булмасын, улымны тәмле ашатсын, ди. Яхшы хуҗабикә, акыллы бала булсын. Олыларны хөрмәт итсен. Сыер сава белсен, бәрәңгене тиз чүпләсен, бакчаны чиста тотсын. Носкиларны юып, киптереп тә куйсын, хуш ис килеп торырлык булсын, ди.

Салават Баһаветдинов, Казан.

Әни бер критерий да куймый, хатын бит минеке. Мин сайлагач, миңа торасы. Мин үзем аңгыра малай түгел, үземә тиңне сайлармын әле ничек тә.

Салават Галәветдинов, Арча.

Чибәр булсын, өстемнән йөрмәсен, тәмле пешерсен һәм башы белән дус булсын. Менә шулай ди әни миңа. Ә татармы ул, юкмы, анысы мөһим түгел.


Булат АБДРАХМАНОВ

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk