Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайда син, Рәхилә?

Язуымның сәбәбе: мин бер хатын-кызны эзлим. 1971 елның 14 июнендә Камчаткадан армия сафларыннан кайтканда Кукмара станциясендә безнең белән булган бер егет (өчәү идек) төшеп калды. Шул станциядә чибәр генә татар кызы керде. Мин бу кыз янына күчеп утырдым, юл буе сөйләшеп бардык. "Кукмара итек фабрикасында солдатларга киез итекләр басабыз. Әле...

Язуымның сәбәбе: мин бер хатын-кызны эзлим.

1971 елның 14 июнендә Камчаткадан армия сафларыннан кайтканда Кукмара станциясендә безнең белән булган бер егет (өчәү идек) төшеп калды. Шул станциядә чибәр генә татар кызы керде. Мин бу кыз янына күчеп утырдым, юл буе сөйләшеп бардык. "Кукмара итек фабрикасында солдатларга киез итекләр басабыз. Әле менә Казанга барышым", - диде ул кыз. Бик матур җырлый да иде, башкалага кадәр безгә яңа җырлар җырлап барды. Исемем Рәхилә, диде. "Мин сезне беркайчан онытмам. Безнең укытучы апабыз Рәхилә иде", - дидем мин. Ул да миңа каршы: "Мин дә сезне онытмам, Фәргать исемле җизни бар безнең", - дип җавап бирде.

Казанда хушлаштык. Күпергә менгәч, бик озак кул болгады. Минем калырга да исәп бар иде, иптәшем әйткәч, кире уйладым. Без Канашка юл тоттык.

Шуннан соң тормыш юлларыбыз кисешмәде. Әле дә ул кызны оныта алмыйм. Хәзер, ялгыз калгач (алтынчы елымны ялгыз яшим), бигрәк тә уйландыра. Башка төрле уйлар килә. Бәлки ул да ялгыз яшидер?!

Рәхилә, әгәр мине хәтерләсәң яки аны (1948-52 елгы, 1971 елда итек фабрикасында эшләгән) белүче кеше булса, элемтәгә керсәгез иде. Адресым, телефон номерым редакциядә.

Фәргать РӘКЫЙПОВ, Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk