Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ИлГәрәй: Яз башы безгә көтелмәгән сынаулар алып килде

Җырчы ИлГәрәй олы кызы Адилә белән аллергиягә каршы дәваланып йөрүен тәмамлады. Ул табибларның салкын канлы булуларына шаккаткан. «Әйтерсең, алар табиб булып мәҗбүри эшләп утыралар. Дәваланучыларга ярдәм итү хисе бер дә белдермиләр. Барысыда түгел, әлбәттә, тик күбесе», - ди ИлГәрәй. Ләкин моның белән генә җырчының хастаханә сукмакларын таптау һәм андагы эшләүчеләргә...

Җырчы ИлГәрәй олы кызы Адилә белән аллергиягә каршы дәваланып йөрүен тәмамлады. Ул табибларның салкын канлы булуларына шаккаткан. «Әйтерсең, алар табиб булып мәҗбүри эшләп утыралар. Дәваланучыларга ярдәм итү хисе бер дә белдермиләр. Барысыда түгел, әлбәттә, тик күбесе», - ди ИлГәрәй. Ләкин моның белән генә җырчының хастаханә сукмакларын таптау һәм андагы эшләүчеләргә шаккатуы бетмәгән.

- Март ае минем өчен бик катлаулы булып чыкты әле... Сәламәтлек ягыннан яз башы безгә көтелмәгән сынаулар әзерләгән дип тә әйтсәң була, - дип сөйләп китте "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Илгәрәй, - Әнинең ике тапкыр кинәт кенә кан басымы бик югары менеп, хәле китте. Бу 4 көн эчендә булды... Без инде әни өчен бик борчылдык, курыктык. Шуңа курә болай гына калдырмаска булдык һәм тулы тикшеренү үтәр өчен хастахәнәгә юл тоттык. Шул вакытта мин табибларның шулкадәр битараф булуларына тагын бер кат инандым. Тик дөнья яхшы кешеләрсез түгел диләрме әле? Безгә дә бер бик яхшы табиб, үз эшенең белгече, остазы эләкте. Нәкь менә ул барысын да аңлатып, әнине тикшереп, сәбәпләрен бәйнә-бәйнә әйтеп бирде. Әни хастахәнәдә бер атна дәвамында бик яхшы дәвалану алды. Хәзер, Аллага шөкер, барысы да яхшы.
Әмма сынаулар моның белән генә бетми. Илгәрәйнең нәни кызының өстәге теше шешә. Алдыртырга туры килгән. Тормыш иптәшенә дә бик каты салкын тигән. Моның белән дә бетми әле...
- Үзем дә 10 көн дәвамында муен авыртуыннан дәваландым, - ди Илгәрәй, - "защемление шейного нерва" дигән диагноз куйдылар. Әле дә муеным авыртудан туктамый. Бик авырта һәм башыма бәрә. Боларның барысының да сәбәбе стресс, эш дип чабу, дөнья куу. Тик менә авырганда, якыннарың, балаларың авырганда бер әйбер дә кирәк түгел. Бары сәламәт булу кирәк. Әни бер атна дәвамында хастаханәдә яткач, шулай бер көнне без гаилә белән аның хәлен белеп кайтырга булдык. Аллага шөкер, гаиләм зур. Дәү әниләрен күреп кайтырлар дип, кызларыбызны да үзебез белән алдык. Балалар дәү әниләрен шулкадәр сагынганнар, күрәмсең. Бездән алдан сорау өстенә сорау биреп, бер атна эчендә булган хәл-әхвәлләрне сөйләп, яңа алган аяк киемнәрен күрсәтеп, бер-ике сикереп тә күрсәттеләр. Шул вакыт сакта торучы ханым безгә бик калын тавыш белән: "Заканчиваем посещение больных с детьми!" - дип кычкырды. Бу сүзләр турыдан-туры безгә атап әйтелгәнне аңладык. Чөнки балалар белән без генә идек. Әлбәттә, бу сүзләр күңелгә бик нык тиде. Тик сүз катышып тормадык. Әкрен генә киендек тә, хастахәнәдән чыгып киттек. Бик шаккатырлык хәл! Чөнки гомеремдә беренче тапкыр хастахәнәгә дәваланучының хәлен белергә балалар белән килергә ярамый икәнлеген ишетәм. Бар кешегә дә сәламәт булырга телим. Үз-үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Хастаханә сукмакларын таптарга язмасын! Язса да бары тик гаилә ишәю сәбәбе буенча гына булсын!
Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk