Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗат кичәсе якташларны бергә җыйды

Балыклы авылы мәдәният йортында шул авылда яшәп иҗат итүче Мәгефүр Закировның иҗат кичәсе булды. Тамаша залында бер генә буш урын да юк иде. Кичәгә районыбызның "Ак калфак" оешмасыннан, "Салават күпере" иҗат берләшмәсеннән дә кунаклар чакырылган. Казанның Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән Сәрия Зиннәтова исә тумышы белән Балыклыдан. Иҗат бәйрәмендә авторның шигырьләре...

Балыклы авылы мәдәният йортында шул авылда яшәп иҗат итүче Мәгефүр Закировның иҗат кичәсе булды. Тамаша залында бер генә буш урын да юк иде. Кичәгә районыбызның "Ак калфак" оешмасыннан, "Салават күпере" иҗат берләшмәсеннән дә кунаклар чакырылган. Казанның Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән Сәрия Зиннәтова исә тумышы белән Балыклыдан.

Иҗат бәйрәмендә авторның шигырьләре укылды, авылдашлары аңа җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Төмән өлкәсенең Лянтор шәһәреннән килгән "Задоринка" бию ансамбле солистлары да шушы авыл егет-кызлары икән. Алар башкаруындагы илебез халыкларының төрле биюләрен тамашачы аеруча җылы кабул итте.

"Мәгефүргә иң зур бүләкне мин алып килдем", - дип пышылдады янәшәмдә утыручы Чаллы шәһәре кунагы Рәмзия Сәлахова. Аның кулында Кукмара ВЛКСМ райкомының беренче сәркатибе Ш.Н Мөнировның 1980 елның 24 октябрь көне белән имзалаган мактау кәгазе иде. Анда: "Республика, район матбугатында әдәби язмалары белән актив катнашып килүе өчен Балыклы башлангыч мәктәбендәге "Ләйсән тамчылары" исемле әдәбият-иҗат түгәрәге (җитәкчеләре: укытучы Рәмзия Сәлахова, медсестра Фирдания Тимерханова иптәшләр) ВЛКСМ райкомының Почёт грамотасы белән бүләкләнә", - дип язылган иде. "Мәгефүр кечкенәдән тирән эчтәлекле дүртьюллыклар язды, түгәрәгебезгә бик теләп йөрде", - дип төгәлләде сүзен һәвәскәр язучының беренче укытучысы.

Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче "Заман" төркеменең сәхнәгә чыгуын да авыл халкы көчле алкышлар белән каршы алды. Мәгефүр Закировның берничә шигыренә ансамбль егете Айнур Сәйфиев көй язган һәм шул җырларны үзләре үк башкардылар. Зал түренә урнаштырылган экранда авторның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган рәсемнәр күрсәтеп барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk