Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлияне кызганып, артистлар да елады...

Казанда Гөлия Гайфетдиновага ярдәм итү йөзеннән оештырылган хәйрия концерты узды. Эстраданың популяр артистлары катнашында үткән концертка әнисе Тәнзилә апа белән Гөлия дә килгән иде. Концертта Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Алинә Сафиуллина, Илнур Ганиев, Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, Лилия Муллагалиева, Вадим Захаров, Нурзадә, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Зөлфәт Зиннуров, Гөлнара Габидуллина,...

Казанда Гөлия Гайфетдиновага ярдәм итү йөзеннән оештырылган хәйрия концерты узды. Эстраданың популяр артистлары катнашында үткән концертка әнисе Тәнзилә апа белән Гөлия дә килгән иде.

Концертта Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Алинә Сафиуллина, Илнур Ганиев, Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, Лилия Муллагалиева, Вадим Захаров, Нурзадә, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Зөлфәт Зиннуров, Гөлнара Габидуллина, Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәдуллин катнашты. Тамашаны алып барган Замирә Рәҗәпованың йөрәк түреннән чыккан шигырьләре беркемне дә битараф калдыра алмады.

Хәйрия концертына килгән тамашачы авыру баланы чын күңелдән кызганды, хәтта концерт барышында әни кешегә акча китереп бирүчеләр булды. Чыгыш ясаган һәр артист Тәнзилә апага сабырлык, дөньяга туган һәр баланың сәламәт булуын теләде. Тәнзилә апа сәхнәгә рәхмәт сүзләрен әйтергә чыккач, артистларның да күңеле тулды. Изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә Аллаһы Тәгалә игелеген бирсен, Гөлиянең газаплары җиңеләйсен иде.

Татарстанның Арча шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек Гөлия Гайфетдинова тумыштан бер кочак чир белән авырый: үзәк нерв системасына зыян килү, эпилепсия, тетрапарез, баш миенең зарарлануы, балалар церебраль параличы. Кызның өянәкләре еш кабатлана. Гөлияне Мәскәүдә дәвалау өчен 500 мең сум акча кирәк. Пенсия акчасына гына яшәгән Гайфетдиновларның түләүле дәвалау курсын узарга мөмкинлеге юк. Шуңа да Тәнзилә апа халыктан ярдәм сорарга мәҗбүр.

- Концертны оештырганда, кайбер чыгымнарны үз өстемә алырга туры килде. Әйтик, реклама өчен 23 мең сум, арендага - 20 мең сум, ут өчен 13 мең сум, афишаларга 7-8 мең сум акча сарыф ителде. Концерттан кергән акча күләме әлегә саналмады, чөнки кайберәүләр банк аша күчерергә тиеш. Барлыгы 200 мең сумнан артык җыелыр дип өметләнәм. Хәйрия концерты булгач, билет бәяләре кыйммәт булмады. Мондый зур масштабта хәйрия концерты оештырганым юк иде. Ярдәм итүчеләремә зур рәхмәт, - дип белдерде концертны оештыручы җырчы, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева. Ул ГИС-Студия егетләре белән Арчага кайтып Гөлиягә багышланган минифильм да төшергән.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk