Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фирдүс Тямаевка концерт вакытында ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән

Йомышым төшеп ике көн буе Фирдүскә шалтыратып, язып тордым - җавап бирүче булмады. Бер дә аңа хас күренеш түгел, шундук хәбәргә чыга торган иде. Әллә берәр нәрсә булганмы үзенә дип белешә торгач, аның каты авырып китүе билгеле булды. - Быел чирләмәскә дип, көздән, концертлар алдыннан витаминнар, вируска каршы дарулар эчеп...

Йомышым төшеп ике көн буе Фирдүскә шалтыратып, язып тордым - җавап бирүче булмады. Бер дә аңа хас күренеш түгел, шундук хәбәргә чыга торган иде. Әллә берәр нәрсә булганмы үзенә дип белешә торгач, аның каты авырып китүе билгеле булды.

- Быел чирләмәскә дип, көздән, концертлар алдыннан витаминнар, вируска каршы дарулар эчеп алган идем. Бер дә чирләмичә эшләдем. Инде сезонны тәмамлыйбыз гына дигәндә күз тидерделәр. Әллә үземә үзем тидердемме? Дүрт концерт калып барганда чирләп киттем, - дип уртаклашты хәле белән Фирдүс. - Тән температурасы 37 градус торган көенә Башкортстанда ике көн концерт куйдык. Соңгысында ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Алар килеп укол кадап киттеләр, әмма хәлем җиңеләймәде. Температура төшми торгач, Стәрлебаш белән Толбазыда буласы чыгышларыбызны майга күчердек. Шуңарчы ничек кенә булса да уңайланырга иде.

Казанга кайтып киткәч тә ашыгыч ярдәм чакыртканнар Фирдүскә. Файдасы булмаган. Температурасы һаман төшмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иткән ул. "Үпкә ялкынсынуы микән әллә дип тикшерделәр, ярый ул булып чыкмады, көчле бронхит дигән диагноз куйдылар. Әле менә бер бүген генә аякка басып йөри башладым, хәлем бераз яхшырып килә. Менә шулай итеп Тямай әзрәк чирләп китте, - ди ул көлеп. - Төркемебез минем өчен бик борчылды, бик ярдәм иттеләр. Концерт көнне дә: "Фирдүс, бәлки куймабыз?", - дигәннәр иде, каршы килдем. Халык җыелган бит, чыгыш ясамыйча китеп барсак бер дә матур булмас иде. Авыртсам да ахыргача сәхнәдә булдым. Раифкадагы концерттан соң халык янына чыгып фотога төшәргә генә хәлем калмаган иде. Минем өчен төркемдәге егет-кызлар чыгып гафу үтенделәр. Гаиләм дә бик кайгырды, әни көн дә шалтыратып торды. Якыннарым концертларыңны туктатып тор дип киңәш иттеләр. Шуңа күрә ике концертны кичектереп торырга туры килде. Диета да кирәкмәде, фитнес та кирәкмәде, 3 кг га ябыктым! Беркем чирләмәсен, витаминнар ашасыннар. Дошманыма да язмасын мондый чир. Исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын.

Галия РАХМАН
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X