Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без хатынны кайдан эзләргә тиеш?

Мин - 23 яшьлек татар егете. Ике ел элек дин юлына бастым, биш вакыт намаз укып, шәригать кушканча яшим. Читтән торып, мәдрәсәдә укыйм, авыл мәчетендә имам булып эшлим. Хәзерге вакытта авылда яшәүче мөселман егетләренә кәләш табуы ничек авыр икәнен белсәгез иде! Авылда кызлар күп, ләкин дин кушканча яшәмиләр, дини тормыш...

Мин - 23 яшьлек татар егете. Ике ел элек дин юлына бастым, биш вакыт намаз укып, шәригать кушканча яшим. Читтән торып, мәдрәсәдә укыйм, авыл мәчетендә имам булып эшлим. Хәзерге вакытта авылда яшәүче мөселман егетләренә кәләш табуы ничек авыр икәнен белсәгез иде! Авылда кызлар күп, ләкин дин кушканча яшәмиләр, дини тормыш алып баручыларының авылда каласылары килми - аптыраш!

Исламча яшәүче кыз белән танышып, ниятеңне аңлатасың, ә ул: "Минем авылда торасым килми, андагы эштән туйдым инде", - ди һәм барлык хыялларын тезеп сала: булачак ире шәһәрдә торырга тиеш, бай, чибәр, машиналы булырга тиеш. Мин танышкан кызларның барысы да диярлек шулай әйтте. Танышу турындагы белдерүләрне укысаң да шул ук таләпләрне күрәсең.

Йә, кызлар, нәрсә дигән сүз инде бу? Сезнең буш хыялларга бирелеп утыруыгызга без, авыл егетләре, гаеплеме? Без үзебезгә хатынны кайдан эзләргә тиеш? Миңа, мәсәлән, шәһәрдә туган мөселман кызы кирәкми, авылда ул "айдан төшкән" кебек булачак. Сүзгә килә калсак: "Синең аркада шушы караңгы авылда бөтен гомеремне әрәм иттем", - дип каргаячак. Ә авыл кызлары икенче, алар тормышның рәтен беләләр.
Ләкин авыл кызлары нигә шәһәргә агыла соң? Авылда яшь имамнар юк дип зарланалар. Авылны кем бетерә соң аны, яшьләрне шәһәргә кем куып җибәрә? Шул ук авыл кешеләре, шул ук яшьләрнең әти-әниләре! Бишектән алып, мәктәпне тәмамлаганчы, балага авылның бетәчәге, шәһәрдәге тормышның рәхәтлеге турында, институтка кереп, кеше булырга кирәклеге турында тукыйлар. Әти-әни дә, мәктәп тә, телевизор да шуны тәкрарлый. 18 ел буе шул сүзләрне ишетеп үскәч, мескен балага нишләргә кала?! Ул инде зомбига әйләнә һәм кеше нәрсә әйтсә, шуны кабатлый. Колагында әти-әнисенең сүзләре: "Улым (яки кызым), укып бетергәч ничек тә булса шәһәрдә калып төпләнергә тырышыгыз инде, кеше булу җаен табыгыз. Мин гомерем буе шушы авылда тирес арасында чередем, бернинди рәхәт тә күрмәдем". Нинди ахмак сүзләр! Гасырлар буе авылда яшәгән әби-бабаларыбыз бәхетсез булганнар, "кеше" булу бәхетенә ирешә алмыйча үлеп киткәннәр микәнни? Юк! Элек авыл халкы кешелеклерәк булган. Ә хәзерге яшьләрнең күбесе, киресенчә, шәһәргә китеп, анда бәйдән ычкынып, чын хайванга әвереләләр.
Ләкин бу дини яшьләргә кагылмый. Чөнки аларда кешелек сыйфатларын Ислам дине тәрбияли. Әмма кичә генә дингә килгән кызлар 18 ел буе сеңдерелгән психологиядән аерыла алмыйлар һәм, кеше ташкынына ияреп, шәһәрне яуларга юл тоталар. Авыл егете тәкъдим ясаса, әлеге дә баягы, әниләре өйрәткән сүзләрне кабатлыйлар.
Дин юлындагы кызлар, сезгә эндәшәм! Шәригать бай яшәүне тыймый, рәхәт, бәхетле яшәүне тыймый. Киресенчә, хуплый. Ләкин бәхетле яшәүне төрле кеше төрлечә күзаллый. Моның турында бер хәдис: "Динар (акча) колы бәхетсез, кием колы бәхетсез, җиһаз колы бәхетсез", - ди. Онытмагыз, без Аллаһ коллары гына. Без нәфес колы түгел!
Әйе, мин аңлыйм, биш ел буе акча һәм көч түгеп укып, кулга диплом алгач, авылга кире кайтасы килмидер. Чөнки ул очракта кыз кеше биш ел гомерен бушка уздырганын, дипломының бәясе ташка үлчим икәнен танырга тиеш була. Авылдашларыннан да ояла ул. Ләкин күңелендәге шушы киртәне кичәсе урында кыз үзенең югары белеме белән тәкәбберләнә башлый. Кая инде аңа авыл малайларын якын китерү?! Шәһәрдә урам себерсә себерә, ләкин авылга кайтмый. Кызыл дипломлы "кара эшчеләр" шәһәрләрдә буа буарлык инде хәзер. Шулар түгелме инде нәфес коллары, тәкәбберлек коллары?
Аллаһ хатын-кызлар өстенә карьера ясау, гаиләне тәэмин итү, акча эшләү вазыйфасын йөкләмәгән. Боларны ул ир-атларга йөкләгән. Ә барлык мөселманнарның иң беренче бурычы - Аллаһка гыйбадәт кылу. Хатын-кыз дини белем алырга, тормышын шәригать кануннары нигезендә алып барырга тиеш. Пәйгамбәребез балигъ булган егетләргә һәм кызларга институтларга керергә, һөнәр үзләштерергә, акча эшләргә боерганмы? Юк, ул аларга гаилә корырга боерган. "Йә егетләр! Мөмкинчелеге булган кешеләр өйләнергә тиеш. Өйләнү акыл һәм шатлык өсти. Ә кем булдыра алмый, шул ураза тотсын. Ураза - шәһвәтне басучы", - дигән ул. Пәйгамбәребез шулай ук: "Хатын-кызлардан иң яхшысы шул, кайсысы үзенең ирен ярата, аңа бала таба, аны тынычландыра һәм Аллаһтан курка. Иң начары алардан шунысы, кайсысы килбәтсез киенә һәм буш хыялларга бирелә", - дигән.
Ягъни, мөселман хатын-кызларының урыны бәхетле яшәүче гаиләдә, ир-ат канаты астында булырга тиеш.
АБДУРРАХМАН
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk