Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башым әйләнә, күз алларым караңгылана – бу нәрсәдән? (сорау-җавап)

Укучыбыздан бер сорау килеп иреште. "Миңа 39 яшь. Соңгы вакытта башым әйләнә, күз алларым караңгылана. Бу нәрсәгә бәйле булырга мөмкин? Нинди табибка барырга?" Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсендәге 1 нче санлы терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева...

Укучыбыздан бер сорау килеп иреште. "Миңа 39 яшь. Соңгы вакытта башым әйләнә, күз алларым караңгылана. Бу нәрсәгә бәйле булырга мөмкин? Нинди табибка барырга?"


Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсендәге 1 нче санлы терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә.


Гүзәл Сәгыйтова:


- Невропатологка барырга кирәк. Бу я йөрәк зәгыйфьлеге, я умыртка баганасының муен өлеше остеохондрозы, умыртка артериясе синдромы булырга мөмкин.


Ләйсәния Аглиева:


- Бу халәт канда гемоглобин төшү белән бәйле булырга мөмкин. Моны тикшереп дәвалау өчен, терапевтка яки гаилә табибына барырга кирәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X