Кадерле әниебез, әбиебез, сине олы бәйрәмең - туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, игелекләр күреп, бәхетле, матур гомер кичерүеңне телибез.
Әни, син һәрчак ярдәмчел, ихлас күңелле, авырлыкларга бирешмәвең белән безне сокландырып торасың. Без сине бик хөрмәт итәбез һәм чын күңелдән синең белән горурланабыз, яратабыз. Чөнки син безнең өчен һәрчак үрнәк булып торасың.
Кадерле әни, гомер хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел.
Моңайма, еллар үтә дип,
Елмай син, бәхетле бул.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән кызың Лилия, киявең Альберт, оныкларың Алсу, Әдилә.
Нет комментариев