Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмарада кайларда ял итәргә мөмкин?

Кукмара районы турында матур, әкияти төбәк дип сөйлиләр. Татарстанның төньягында җәелеп яткан район бик матур җирлектә урнашкан: елга үзәннәре белән бүлгәләнгән калку тигезлек, бай урманнар... Бу бүлектә сез Кукмарада ял итәргә мөмкин булган кызыклы һәм матур урыннар белән таныша аласыз.

Кукмара районындагы пляж

Кукмара районындагы пляж

Кукмара районының Киндеркүл авылы янындагы сулык янәшәсендә урнашкан пляж – саф һавада рәхәтләнеп ял итү өчен гаҗәеп урын. Табигатьнең бу гүзәл почмагында тирә-юньнең матурлыгына хозурланып, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләүчеләр өчен күп мөмкинлекләр тудырылган.

«Бакыр тау» тау чаңгысы курорты

«Бакыр тау» тау чаңгысы курорты

«Бакыр тау» – Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе чигендә урнашкан тау чаңгысы курорты ул. Кукмарада тау чаңгысы комплексы 4 трассадан һәм 2 күтәрүче җайланмадан тора. Трассалар төрле дәрәҗәдәге шуу күнекмәләре булган ял итүчеләр өчен каралган. Иң кечкенәләр өчен тюбингта шуу өчен тау да бар.

Инфраструктурасы нык үсеш алуы һәм транспорт белән барып җитү мөмкинлеге булуы нәтиҗәсендә, тау чаңгысы комплексы зур популярлык казана: анда елына актив кышкы ял яратучы ун меңнән артык кеше ял итә.

«Кызыл таулар» каньоны

«Кызыл таулар» каньоны

Зур Кукмара авылы янәшәсендәге тылсымлы урын ул. Каньон җирле халык һәм район кунаклары өчен популяр «туристлык ноктасы»на әверелде. Бу – кызгылт сарыдан алып ачык алсу һәм алтынсу төсләрне берләштергән комлы рельеф. Яктылыкка һәм дымлылыкка карап, аның төсе үзгәрә, шуңа күрә тәүлекнең төрле вакытында фотосурәтләр төрлечә чыга.

«ХХ гасыр башы мари утары» музей-этнография комплексы 

«ХХ гасыр башы мари утары» музей-этнография комплексы

Бу – борынгы торак йорты, амбары, кара мунчасы һәм крестьян гаиләсе өчен кирәкле барлык корылмалары булган крестьян ишегалды. «ХХ гасыр башы мари утары»ндагы кәләш сандыгында күпме кием барлыгын һәм башка кызыклы мәгълүмат белергә, җылы оекбашлар бәйләү өчен йон һәм кием өчен җитен җепләрнең ничек эрләнгәнен күрергә мөмкин. 100 елдан артык торган торак йортта ХХ гасыр башындагы гаилә көнкүреше тулысынча торгызылган. «ХХ гасыр башы мари утары»нда борынгы йөзьеллык һәм заманча кулдан туку станоклары бар. Анда үз кулларың белән зур булмаган келәм үреп карарга була.