Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмара районындагы пляж

Кукмара районында җиһазландырылган пляж Киндеркүл авылы янындагы сулык янәшәсендә урнашкан.

Җәйге җылы көннәр җитү белән, пляж сезоны башлана. Кукмара районының Киндеркүл авылы янындагы пляж — зур булмаган, каралган, тиешле тикшерүләр узган һәм ял итүчеләрне кабул итәргә рәсми рөхсәт алган урын.

Пляж чиста ком белән капланган, суга төшү урынының сөзәк һәм балалар өчен суда аерым уратып алынган участок булуы балалы гаиләләрне җәлеп итә. Биредә вакытны куркынычсыз һәм уңайлы үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган: коткару хезмәте посты, киенү кабиналары урнаштырылган. Актив ял итүне өстен күрүчеләр өчен пляж янында җиһазландырылган махсус спорт мәйданчыгы бар.