Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Кукмара районы турында борынгыдан шагыйрьләр матур, әкияти төбәк дип сөйләргә ярата. Татарстанның төньягында җәелеп яткан район бик матур җирлектә урнашкан: елга үзәннәре белән бүлгәләнгән калку тигезлек, бай урманнар, кырлар, болыннар, сөрүлекләр һәм көтүлекләр киң җәелгән. Шәһәр кунакларына Кукмарадагы кызыклы һәм матур урыннар турында сөйлибез.

Төбәгебездә туризмны үстерү өчен перспективалы шәһәрләрнең берсе — ул Кукмара, аның күп гасырлы тарихы һәм мәдәнияте бар.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Туризмны үстерү өчен Кукмара районында барлык кирәкле ресурслар да бар. Бүгенге көндә безнең район — россиялеләр өчен генә түгел, чит ил туристлары өчен дә Татарстан Республикасының иң кызыклы районнарының берсе. 2013 елда Кукмара бистәсендә беренче тапкыр Татарстан Республикасы музейлары җитәкчеләре өчен «Осталарның алтын куллары» дигән туристлык маршруты оештырыла. Бу туристларның үзенчәлекле мәдәнияте һәм тарихы булган шәһәр белән кызыксынуы турында сөйли.

Хәзер шәһәрдә, шулай ук район авылларында төрле этник бәйрәмнәр һәм фестивальләр, «Кукмара итекләре» (ItekFest) районара фестивале, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй, удмуртларның төп бәйрәме «Гырон быдтон» (удмуртларның яз-җәй циклы бәйрәмнәренең берсе — мул уңыш теләп гыйбадәт кылуы), мариларның яраткан традицион бәйрәмнәренең берсе «Семык» (җәйге бәйрәм циклының башлануын билгеләүче), христианнарның төп бәйрәмнәренең берсе — «Симет» Изге Троица көне, керәшен халкы өчен төп бәйрәм — «Питрау» оештырыла.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Кукмара муниципаль районы 1930 елның 10 августында оештырыла. Районда төрле милләт кешесе яши: 78,6% — татарлар, 14% — удмуртлар, 5,3% — руслар, 1,5% — марилар һәм 0,6% — башка милләт вәкилләре.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Районда «Осталарның алтын куллары» сәнәгать туризмы актив үсеш алган. 

Кукмара турында сөйләгәндә, күз алдыбызга җылы һәм матур итекләр, табалар, тау чаңгысы костюмнары, тәмле лимонад килеп баса... Маршрут район тарихы белән танышудан, шәһәр үзәгендәге архитектура бинасында урнашкан Туган якны өйрәнү музеена экскурсиядән башлана. Һәм, әлбәттә, бу бинаны җентекләбрәк тасвирлыйсы килә.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле — бертуган Родыгиннар йорты

Туган якны өйрәнү музее бинасы 1870 елларда төзелгән, һәм элек әлеге бинада бертуган Родыгиннарның киез итек басу фабрикасы эшләгән. Аңа сәүдәгәр Михаил Дмитриевич Родыгин нигез салган. Кирпечтән эклектика стилендә төзелгән сәнәгать архитектурасы һәйкәле Россия буржуазиясе формалашу белән бәйле. Совет чорында биредә китап кибете булса, ә хәзер район Туган якны өйрәнү музее урнашкан. 

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Музей экспонатларга бик бай. Анда Алтын Урда һәм Казан ханлыгына караган әйберләр белән дә танышырга була. Алар Зур Кукмара зиратында археологик казулар вакытында табылган. Шулай ук биредә Кукмара шәһәре, Мәчкәрә һәм Зур Кукмара авылларындагы каберлекләрдә археологик казу эшләре алып барылганда табылган әйберләр — Алексей Михайлович идарә иткән чордагы көмеш тәңкәләрдән ясалган, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, балчыктан ясалган чүлмәк ватыклары тәкъдим ителгән.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Туган якны өйрәнү музеенда XIX — XX гасырлардагы җирле халыкларның этнографик һәм көнкүреш әйберләрен, татар, мари, рус һәм удмурт хатын-кызларының милли киемнәр коллекциясен күрергә мөмкин. Фотосурәтләр, документлар Кукмара тарихы турында «сөйли». Биредә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар крестьянының өй интерьеры торгызылган.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Музейда Бөек Ватан сугышына багышланган бүлек тә бар. Анда совет, немец солдатларының кораллары һәм кирәк-ярак фрагментлары куелган. Алар «Үлем үзәненнән» һәм «Невский пятачок»тан кайтарылган. Бу бүлектә Советлар Союзы Геройлары, районда туып-үскән кешеләр истәлегенә аларның портретлары, бүләкләү кәгазьләренең күчермәләре тәкъдим ителгән. 

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Моннан тыш, Кукмара музеенда фабрикантларның эш кабинетының төгәл күчермәсен дә карарга мөмкин.

Әлбәттә, фабрикант Комаров кабинетын күргәннән соң, киез итек җитештерү процессы белән якыннан танышасы килә.

Без районыбызның үзенчәлекле урыны — Кукмара киез итек-киез комбинатына юл тотабыз!

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Барышлый киез итекләрнең туган урынын — бертуган Комаровларның йортын карап чыгыйк әле.

Ул — мәдәни мирас объекты. Ике катлы корылма 1870 елларда сәнәгатьче Сергей Васильевич Комаров өчен төзелгән. Йорт XIX гасырның бай сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләренең күп бүлмәле шәһәр йортына типик мисал булып тора. Аның 150 еллык тарихы бар. Идәннәр һәм түшәм 150 ел элек булган хәлдә. Бу бинада урнашкан камин әлегә кадәр эшли.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Комбинат 100% сарык йоны белән эш итә һәм киез итек, өйдә һәм көндәлек кия торган киез аяк киемнәре җитештерә. Предприятие даими үсештә, җитештерү технологияләрен камилләштерә, үз традицияләрен саклап, заманча тенденцияләрне дә күзәтә.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Традицион киез итекләрдән тыш, комбинат резина табанлы киез итекнең заманча модельләрен һәм декоратив элементлар белән бизәлгән дизайнер модельләрен тәкъдим итә. Шулай ук комбинат угги, ботинка, үкчәле итекләр, валеши, чуни, тапочка, мунча ялы өчен комплектлар һәм башка әйберләр дә җитештерә. Бөтен ассортимент үзенең кибетендә тәкъдим ителгән. Сатып алучыларның һәрберсе биредә канәгатьлек хисе кичерәдер, мөгаен. 

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Киләсе тукталыш — Кукмара металл савыт-сабалар заводы.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Завод — Россиядә коелган алюминий һәм көйми торган тышчалы (антипригар) савыт-саба, туризм һәм ял итү өчен товарлар җитештерүче алдынгыларның берсе, базарда 70 ел ТМ Kukmara исеме белән билгеле.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Бүгенге көндә чыгарыла торган продукция ассортиментында 600дән артык төрле әйбер яисә югары сыйфатлы продукциянең 10 төрле линиясе бар. Болар: таба, казан, кәстрүл, жаровня, сотейник, мангал; вафли, печенье һәм чикләвек пешерә торган савыт; белен табасы һәм башкалар. Барысы да кибеттә тәкъдим ителгән.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Кукмара тегү фабрикасы

Ул эшчәнлеген 1956 елдан бирле алып бара һәм киемнәрне бөтен ил буйлап сата. Ул күп еллар дәвамында Татарстан Республикасының җиңел сәнәгате потенциалын саклап калуга һәм үстерүгә лаеклы өлеш кертә.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Бүгенге көндә фабрика — плащ, куртка, су үткәрми торган тукымадан пальто җитештерүдә махсуслашкан алдынгы предприятиеләрнең берсе. Фабрика тотрыклы үсеш алуын һәм табыш китерүен дәвам итә. Кибеттә тәкъдим ителгән гаять зур ассортимент беркемне дә битараф калдырмый.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Кукмара районында рухи мәдәният үзәгенә әверелгән күп кенә изге урыннар һәм борынгы биналар сакланып калган.

Беренче апостоллар Петр һәм Павел гыйбадәтханәсенә кергәч, күңелгә тынычлык иңә.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Гаҗәеп матур һәм гармонияле чиркәү үзенә карап хозурланырга мәҗбүр итә. Мәхәлләдә иң хөрмәтле һәм изге әйбер — ул Кипрның грек утравында урнашкан Кикк монастыреннан кайтарылган «Милостивая Киккская» Изге Ана могҗизалы иконасы исемлеге.

Кибетләрдә һәм предприятиеләрдә булганнан соң,

Нурминкә елгасы яры буйлап йөрергә мөмкин.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Күз алдында Кукмара тавының күркәм күренеше ачыла. Ул ел дәвамында һәркемне үзенең матурлыгы белән җәлеп итә. Биредә кукмаралыларның һәм кунакларның яраткан ял итү урынына әверелгән, республикада гына түгел, Россиядә дә билгеле тау чаңгысы базасы урнашкан. Чаңгы трассасының озынлыгы — 375 метр, абсолют биеклеге — 212 метр.

Кукмара тавыннан шәһәрнең бөтен гүзәллеген күрергә мөмкин.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Күзгә күренеп торган яңа йортлар, завод-фабрикалар, поезд, асфальт юллар —һәммәсе шәһәребез өчен горурлык хисе уята... Һәр сәфәрдән алган тәэсирләрне фотосурәткә төшереп, истәлеккә калдырасы килә.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Кукмара тавыннан ерак түгел Зур Кукмара авылында атаклы «Кызыл таулар» каньоны бар.

Бу — кызгылт сарыдан алып ачык алсу һәм алтынсу төсләрне берләштергән комлы рельеф. Яктылыкка һәм дымлылыкка карап, аның төсе үзгәрә, шуңа күрә тәүлекнең төрле вакытында фотосурәтләр төрлечә чыга.

Чираттагы тукталыш — «Ишмән-бабай эзләреннән» туристлык маршруты.

Чыңгыз Айтматовның бабасы Хәмзә байның Кукмара төбәгеннән икәнен һәркем беләдер. Әлеге маршрут буенча барганда, Мәчкәрә авылында Хәмзә бай тәрбияләгән һәм суын эчкән «Сандугач чишмәсе»н, 1791 һәм 1800 елларда төзелгән мәшһүр ике Җәмигъ мәчетен, сәүдәгәр Үтәмешевларның нәсел йортын күрергә мөмкин. Шиһабетдин Мәрҗани Мәчкәрәне үзенең байлары һәм шәкертләре белән дан казанган авыл дип атаган…

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Беренче Җәмигъ мәчете

Ул 1791 елда Мәчкәрә авылында сәүдәгәр Габдулла Габделсәләм улы Үтәмешев тарафыннан төзелгән.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Ул Татарстан авылларындагы иң борынгы кирпеч мәчет булып санала. Нәкъ менә әлеге мәчет танылган язучы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмның бер өлешен төшерү өчен сайланган.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Этнографик туристлык маршруты — «Авылга Качери әби янына».

Синәр авылы 400 елдан артык яши. Аның исеме Синерка елгасы исеменнән алынган, мари телендә «ший энер» көмешсыман елга дигәнне аңлата. Мари халкы көмешне теләсә нинди металлдан югарырак бәяләгән. Кайчандыр фин-угор халыклары тарафыннан үзләштерелгән бу җир бүген Татарстан Республикасы территориясенә керә. 700гә якын мари Кукмара районының биш авылында тупланып яши.

Үз халкының мәдәниятен саклап калу максатыннан, «ХХ гасыр башы мари утары» музей-этнография комплексы төзелә.

Бу — борынгы торак йорты, амбары, кара мунчасы һәм крестьян гаиләсе өчен кирәкле барлык корылмалары булган крестьян ишегалды.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?


«ХХ гасыр башы мари утары»ндагы кәләш сандыгында күпме кием барлыгын һәм башка кызыклы мәгълүмат белергә, җылы оекбашлар бәйләү өчен йон һәм кием өчен җитен җепләрнең ничек эрләнгәнен күрергә мөмкин. 100 елдан артык торган торак йортта ХХ гасыр башындагы гаилә көнкүреше тулысынча торгызылган. «ХХ гасыр башы мари утары»нда борынгы йөзьеллык һәм заманча кулдан туку станоклары бар. Анда үз кулларың белән зур булмаган келәм үреп карарга була.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Синәрдә шулай ук башка истәлекле урыннар да бар. Кайчандыр авылда Константинополь Патриархы Геннадий хөрмәтенә чиркәү булган. Ул 1939 елда Кукмара районында иң соңгысы булып ябылган. 2010 елда авыл халкы чиркәү каравылчысы йорты урынында часовня төзегән. Часовняга Изге Иоанн Кронштадский исеме бирелгән. Бу изге үз вакытында Синәрдәге чиркәүне төзекләндерү өчен акча биргән. Шулай ук Синәрдә бут ташы җәелгән тарихи юлның бер өлеше сакланып калган («Екатерина» юлы). Чынлыкта, бу — Себер трактына керү юлларының берсе.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Авыл үзе һәм аның янындагы урыннар — табигатьнең иң матур почмакларының берсе. Чигайка авылында берничә метр биеклектәге шарлавык һәм тау куышын күрергә, бу елга чокырында яшәүче су хатын-кызлары турындагы риваятьләрне тыңларга, шарлавыкта су коенырга мөмкин.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Синәр янындагы Салкын чишмә юкка гына «салкын» дип аталмый: мондый салкын су төбәктә башка беркайда да очрамый. Кайчандыр биредә җирле купель булган. 

Мари халкының традицион динендә кешеләр изге агачларга яки изге агачлыкка гыйбадәт кылырга йөриләр. Синәрдән ерак түгел урнашкан Масер тавының изге имәненә теләк-ялвару белән килергә, карт (мари традицион динендәге рухани) рөхсәте белән изге агачлыкка барып, гасырлар буе үскән агачларга кагылырга һәм күп гасырлык дини мәдәнияткә якынаерга мөмкин.

Туризм: Кукмарада кая барырга, нәрсәләр карарга мөмкин?

Авылдагы рәхәт тынлык, җиләк-җимеш һәм гөмбәләргә бай табигать, урман чишмәләре, музей мәдәнияте һәм зур экранда югары сәнгатьле кино карау мөмкинлеге гаҗәеп рәвештә бергә кушыла. Биредә һәркем җаны-тәне белән ял итә, бала чагындагы истәлекләрен күңелендә яңарта, мари халкының мәдәнияте белән якыннан таныша ала. 

Безнең искиткеч гүзәл Кукмара ягына рәхим итегез!