Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмара районы һәм аның тарихы турында

Кукмара районы, мөгаен, Татарстанда иң матур районнарның берседер. Биредә мәһабәт таулар да, үзәннәр дә, куе урманнар да, Нурминка елгасы да, чиста сулы чишмәләр дә — барысы да бар... 1930 елның 10 августында Кукмара районы оеша. Ул Татарстан Республикасының төньягында урнашкан, Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы, Татарстанның Балтач, Мамадыш, Саба һәм Теләче районнары белән чиктәш. Район 1493 кв. км территорияне биләп тора. Аның составына шәһәр (Кукмара шәһәре) һәм 29 авыл җирлегенә бүленгән 124 торак пункт керә.

Әкияти серле, гүзәл як — шагыйрьләр элек-электән Кукмара районын әнә шулай тасвирларга ярата. Татарстанның төньягында урнашкан районыбызның табигате бик матур: елга үзәннәре белән бүлгәләнгән калку тигезлек, бай урманнар, кырлар, болыннар, сөрүлекләр һәм көтүлекләр киң җәелгән.

Районның гомуми мәйданы 1493 кв. км тәшкил итә, территориясе төньяктан көньякка сузылган. Район үзәге булган Кукмара шәһәре Татарстан Республикасы башкаласыннан 120 чакрым ераклыкта урнашкан, аны Казан белән автомобиль һәм тимер юллар тоташтыра. Кукмара районында 16 елга, 360 чишмә бар, алар арасыннан 250 табигый чыганакка экологик хезмәт тарафыннан паспортлар тутырылган.

Халык саны

Районда 52,020 мең кеше исәпләнә, аларның 34,82 меңе — авыл җирендә, 17,2 меңе Кукмарада яши. Халыкның 78,6 процентын — татарлар, 5,3 процентын — руслар, 14 процентын — удмуртлар, 1,5 процентын — марилар, 0,6 процентын башка милләт кешеләре тәшкил итә.

Тарихи чыганакларга караганда, бирегә кешеләр 700 ел элек килеп төпләнгән. Элеккеге заманнардан Кукмара һөнәрчелек үзәге булып исәпләнгән, аеруча ул йон һәм агач эшкәртү осталары белән дан тоткан. Район территориясе составына Кукмара шәһәре һәм 29 авыл җирлеге керә, аларда 123 торак пункт урнашкан.

Авыл хуҗалыгы

Тулаем территориаль продуктның 32 проценты агросәнәгать комплексында җитештерелә. Мөгезле эре терлек саны 38 меңгә якын, шул исәптән 14,3 меңе — савым сыерлар. Максат — мөгезле эре терлек санын 50 меңгә җиткерү. 

Мегакомплекслар, азык үзәкләре агросәнәгать комплексының нигезендә ята.

Кукмара районында тәүлегенә 500 тонна сөт савыла. Бу — бөтен Татарстан Республикасында рекордлы сан.