Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кукмара тарихы

Кукмара тарихы

Кукмараның күпьеллык бай тарихы бар: шәһәр статусын кайчан алуы, исеменең килеп чыгышы турында тулырак әлеге язмадан укыгыз.

Кукмара атамасы каян килеп чыккан?

«Кукмара» дигән исем чирмеш телендәге «кок» — ике яки «кугу» — зур, «мари» — халыкларның хәзерге атамасыннан килеп чыккан дигән фараз бар. Әлеге топонимның килеп чыгышы белән бәйле башка фикерләр дә яши. «Кук» (кюк) — татар теленнән тәрҗемә иткәндә «зәңгәрсу, зәңгәр», ә «мара» иран теленнән «тау» дигәнне аңлата.

Кукмара тарихы

Кукмара авылы 1602-1603 елларда беренче тапкыр Казан өязенең теркәү кенәгәсендә телгә алына. Татар кенәзе Бакшанда Нурушевның Арча даругасындагы Кече Кукмара волосте крестьяннарыннан юл пошлинасы алуы турында Иван Болтин исемле бер кеше язып калдыра. Арча даругасы административ территория буларак 1438-1552 елларда Казан ханлыгы вакытында барлыкка килә дә 18нче гасыр башына кадәр яши. Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алгач, ул Казан өязе составына керә.

Кукмара тарихы

Кукмара авылының барлыкка килүе хәзерге Янсыбы янында бакыр рудасы табылу белән бәйле. Бу 18нче гасырның 20нче елларында бакыр кою заводы барлыкка килүгә нигез булып тора. Башта ул «Анцуб» дип атала, ә Казан сәүдәгәре С. Е. Иноземцев заводны элеккеге хуҗасыннан сатып алып, 1743 елда яңасын төзегәннән соң, «Туеш» исеме белән саклана. Завод 1852 елга кадәр эшли (янгын вакытында янып бетә һәм яңадан торгызылмый), 1812 елгы Ватан сугышы чорында рус армиясенә корал ясау өчен металл җитештерә. Моннан тыш, Кукмара районы территориясендә шәраб, дегет, такта яру, поташ заводлары була.

Кукмара тарихы

Кукмара районының барлыкка килүе

1930 елга кадәр Кукмара өязе Татарстан АССРның Мамадыш кантоны составына керә. Ә 1930 елның 10 августында Кукмара районы оеша. Ул Татарстан Республикасының төньягында урнашкан, Киров өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы, Татарстанның Балтач, Мамадыш, Саба һәм Теләче районнары белән чиктәш.

Район 1493 кв. км территорияне биләп тора.

Кукмара тарихы

2016 елның ноябрендә Кукмарада бистәгә шәһәр статусын бирүгә кагылышлы референдум уза. 2017 елның апрелендә Кукмара рәсми рәвештә Татарстан Республикасының 24нче шәһәре була.

Кукмараның урнашу урыны

Кукмара Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 115 чакрым ераклыкта, Нурминкә елгасы буенда урнашкан.

Кукмара тарихы

Кукмара халкы

Районда 52000нән артык кеше яши. Милли состав буенча халык саны: 78,6% — татарлар, 14% — удмуртлар, 5,3% — руслар, 1,5% марилар һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә.