Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ут сүнде - янды шәмнәр...

Әгәр дә ут булмаса без, гадәттә, шәм яндырабыз. Уңайлы, тик шәмнән янгын чыгу куркынычы бар. Өйдәге бала-чаганың да шәмне аударулары мөмкин. Олы яшьтәгеләрнең дә, хәлсезлектән куллары калтыравы бар. Үземнең шәмнән чыккан ялкынны тун каплап сүндергәнем булды. Шул чакта утсыз (электрсыз) эшли торган җайланма уйлап табарга иде дигән уй күңелемә кереп...

Әгәр дә ут булмаса без, гадәттә, шәм яндырабыз. Уңайлы, тик шәмнән янгын чыгу куркынычы бар. Өйдәге бала-чаганың да шәмне аударулары мөмкин. Олы яшьтәгеләрнең дә, хәлсезлектән куллары калтыравы бар. Үземнең шәмнән чыккан ялкынны тун каплап сүндергәнем булды. Шул чакта утсыз (электрсыз) эшли торган җайланма уйлап табарга иде дигән уй күңелемә кереп калган иде. Уйлап табасы булмады, кытайлар өлгеррәк булып чыкты. Алар яктылыктан корыла торган бакча яктырткычлары уйлап таптылар. Ул әйберләр безнең базарларга да килеп җитте. Куркынычсыз , көндез тәрәзә төбенә яктыга куясың да һәм төнгә синең лампаң әзер. Яктысында чәй дә эчеп утырам, кыска вакытка укып-язып та була. Аннан өстәл лампасы ясау авыр түгел, подставка ясап, сүндергеч кенә куясы.(Теләгән кешегә ясап та бирә алам). Ут сүнде дип кайгырып утырмагыз, сәламәт булыгыз.

фото: http://www.oboihd.org/hdoboi/download/399754-oboihd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk