Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә йөрәктәге яра...

Нәрсә көтим тумас борын Баласыннан качкан атадан?! Белсәм дә мин синең исемеңне, Үз исемемә кушып мәңге атамам. Чәче-башы тузгыган, өсте тузанга баткан унбер яшьлек дустым, беренче һәм соңгы мәртәбә шушы шигырь юлларын Сабантуй сәхнәсеннән сөйләде. Бөтен халык зар елады... Тормышымның онытылмас мизгелләрен утыз җиде елдан соң, кабат йөрәгемдә яңартып, сезгә...

Нәрсә көтим тумас борын

Баласыннан качкан атадан?!

Белсәм дә мин синең исемеңне,

Үз исемемә кушып мәңге атамам.

Чәче-башы тузгыган, өсте тузанга баткан унбер яшьлек дустым, беренче һәм соңгы мәртәбә шушы шигырь юлларын Сабантуй сәхнәсеннән сөйләде. Бөтен халык зар елады...

Тормышымның онытылмас мизгелләрен утыз җиде елдан соң, кабат йөрәгемдә яңартып, сезгә сөйлисем килде. Без дус кызым белән әтиле килеш ятимнәр идек. Минем өчен җанын бирергә әзер булган бабаем, ике абыем булгач, миңа әти дигән кешенең кирәге дә булмады. Ә менә дус кызымны бик кызгана идем. Аның авыру әнисеннән башка беркеме дә юк.

Хәтеремнән аның белән соңгы тапкыр Сабантуйга барган көнем йөгереп узды. Унсигезенче июнь көне иде ул. Без, ике кыз бала, җитәкләшеп Сабантуйга бардык. Дус кызым Рәмиянең күзенә очраган беренче кеше, әтисенең кызы Дәминә булды. Күрде дә, күзен ачып шаккатып калды. Кыз, өстенә күз явын алырлык, өр-яңа, шундый матур күлмәк кигән иде. Дәминә дә, безне күрүгә, яныбызга килеп мактанып, әрле-бирле килеп йөргән булып, кыланчыклана башлады. Җен ачуы чыккан дустым, тегенең чәчләреннән урап тотты да, уңга-сулга селти башлады. Кычкырышкан тавышка кызын эзләп, Дәминәнең әтисе килгәндә алар тузан эчендә рәхәтләнеп тәгәрәшәләр иде инде. Барысын да аңлаган Мөнир абый, Дәминәсен күтәреп торгызып, өс-башыннан тузанын какты, аннан дустым ягына карап: "Тагын бер кагылсаң, кара аны, килмешәк!" - диде дә, кызын җитәкләп китеп барды. Нык холыклы дустымның күзләрендәге рәнҗүле яшьләрне күрми калу мөмкин түгел иде. Ул, йөгереп барып, мәйдан уртасына куелган сәхнәгә менеп басты да, кычкырып шигырь сөйләргә тотынды. Сөйләп бетергәч, яныма килеп басты. Түзмәдем, дустымны кочагыма алдым. Әйтерсең, аның яшь йөрәген аяусыз ялкын ялмап алган, саф хисләрен, күбәләктәй очар канатларын көйдерә, гаделсез дөньяга ризасызлыгыннан бәгыре телгәләнә. Юатыр кешесе юклыгына күңеле рәнҗи. Күзләрен яшь элпәсе томалап алган дустымның рәхимсез җилләр чәчләрен тараткан, таралган чәч бөртекләре күз яшьләренә чыланып, йөзенә ябышкан. Ул һаман тынычлана алмый. Өзгәләнепме-өзгәләнә. "Дустым, әтисез тормыш авыр булса да, безнең әниләребез бар бит", - дип, Рәмияне юатырга тырыштым. Йөрәк йодрык кадәр генә, ул кушучка да кереп бетә. Ә йөрәктәге яра... Йә, Ходам, ул бүген бу җиһанга да сыярлык түгел...

Әтисез үсүнең ачысын татыган дустым, яшьли авыру әнисенә ярдәм итәр өчен тормыш дилбегәсенә җигелә. Бер хатында Рәмия: "Иремне култыклап, улыбыз йоклаган бала арбасын тартып, Сабантуй мәйданы түреннән атлыйм, үз гомеремдә беренче тапкыр бәйрәмгә ашкынып чыктым", - дип язган иде. Аллага шөкер, дустым балаларын тигезлектә үстерде. Ата-ана язмышын балаларының берсе булса да кабатламый калмый, диләр. Мөнир абыйның кызы Дәминә ирсез бала табып, сабыен балалар йортында калдырып чыккан. Боларын да җан дустымның хатыннан укып белдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев