Кукмарада узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган.
17 июльдә 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара районының «Кукмара-Шәмәрдән» автоюлының 2нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган. Алар арасында 6сы — куркынычсызлык каешын куймау, 4се — автомобильнең номерлары укылмау, 2се — балаларны махсус утыргычка утыртмау, башка төрлеләр.
Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка урнаштырылган.
Районның Дәүләт автоинспекциясе массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев