Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында автоинспекторлар исерек шоферны тоткарлаган

Транспорт чараларын йөртүчеләрне массакүләм тикшерү Заһидуллин урамында узды.

Кукмара шәһәренең Заһидуллин урамында оештырылган «Тоннель» операциясе барышында дәүләт автоинспекторлары исерек шоферны тоткарлый. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

«21 июнь көнне 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Заһидуллин урамында транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерүе узды. Операция барышында исереклек билгеләре булган шофер ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды», - дип сөйләделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Моннан тыш юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның тагын 5 очрагы ачыкланды: куркынычсызлык каешын эләктермәү (1), транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш транспорт йөртү (1), транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка машина белән идарә итәргә хокук бирү (1), иминият полисына кертелмәгән килеш машина белән идарә итү (1), административ штрафны вакытында түләмәү (1).

фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X