Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районының ЮХИДИ хезмәтендә фликерлар куллануның мөһимлеге турында искә төшерделәр

Яктылыкны кайтаручы элементлар куйган җәяүлеләрне күрү тәүлекнең караңгы вакытында күпкә җиңелрәк.

Кукмара районы дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне яктылыкны кайтаручы элементлар (фликерлар) кулланмаган җәяүлеләрнең үзләрен куркыныч астына куюлары турында кисәтте.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тәүлекнең караңгы вакытында машинаның якын уты кабызылса, шофер җәяүлене, күп дигәндә, 50 метр арадан, ә ерак уты кабызылган булса, 100 метрдан күрәчәк. Ә менә җәяүленең киемендә яктылыкны кайтаручы элемент булу бу санны 200-350 метрга кадәр арттыра.

Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтаручы элемент (фликерлар) кулланмаган килеш юл аша чыккан яки торак пунктлардан читтә юлдан барган җәяүлеләргә 500 сум штраф яки кисәтү карала. Шулай ук бу таләп караңгыда юлда туктарга җыенган шоферларга да кагыла. Аларның да киемнәрендә яктылыкны кайтаручы элемент булырга тиеш.

«Өлкәннәргә балигъ булмаган җәяүлеләрнең иминлеге турында кайгыртырга - юлларда куркынычсыз таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрергә, балаларны яктылыкны кайтаручы элементлар белән тәэмин итәргә кирәк. Җәяүлеләр кичүендә машина йөртүчеләрдән аеруча игътибарлы һәм сак булу, тизлек режимын саклау сорала», - дип ассызыкладыр ЮХИДИ хезмәтендә.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, инспекторлар белем бирү учреждениеләрендә укучыларның киемнәрендә, сумкаларында яктылыкны кайтаручы элементларның булу-булмавын тикшерү буенча рейдлар үткәрәчәк. Киемгә тегелгән элементлар аеруча нәтиҗәлеләрдән санала.

фото: Кукмара районының ЮХИДИ хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев