Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кукмаралы нидән зарлана?

"Җитәкчеләргә дә әйтер сүзем бар: уенда катнашучыларны кечкенә генә бүләкләр белән булса да сөендерсәгез иде. Кешенең аздан да күңеле була, аздан да хәтере кала бит"

“Олимп” боз сараенда узган ел ахырыннан бүгенге көнгә кадәр 2006-2007 һәм 2010-2011 елгы балаларның Татарстан районнары арасында хоккей ярышлары бара. Аларның үз-үзләрен аямыйча,  җиңәргә омтылып уйнауларына, соңыннан кочаклашып бер-берсен котлауларына шаккатасың. Әлеге тамашаны күргәч, күңелләр тула. Шәһәребездә булачак хоккейчылар үсә бит! Халыкка мөрәҗәгать итәсем килә: ничек тә вакыт табып, уеннарны карарга килегез. Аларны күргәч, бала чакта кар көрәп, сулар сибеп, боз катырган, инеш буйларында бата-чума уйнаганнар искә төшә. Саф һавада үткәреп, табигатьне яратып, таза-сау булып үстек без.

Җитәкчеләргә дә әйтер сүзем бар: уенда катнашучыларны кечкенә генә бүләкләр белән булса да сөендерсәгез иде. Кешенең аздан да күңеле була, аздан да хәтере кала бит. Ни кызганыч, кайвакыт уен нәтиҗәләрен белә алмыйбыз, шуңа да оештыручылар җиңүчеләр исемлеген район газетасында бастырсыннар иде.

Григорий ЗАХАРОВ, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец,хорошо сказано.