Җыен тег белән яңалыклар
-
Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Олыязда күчмә киңәшмә үткәрде
Олыяз урта мәктәбе төзелешендә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин күчмә киңәшмә үткәрде. Анда төзелеш оешмалары, хуҗалык, җирлек, мәктәп җитәкчеләре катнашты. Мәктәпне тиз арада сафка бастыру өчен беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләр барланды. Районда мөһим төзелеш объектларының тагын берсе - Поч.Сутер мәдәният йорты. Ул тулысынча сафка басты, бүгенге көндә объектны газга тоташтыру...
-
Кукмарада "Иман кичәсе" узды
6 июньдә район Мәдәният йортында "Мөселманнар җыены" кысаларында "Иман кичәсе" үткәрелде. Биредә район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курмашин, Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Нияз хәзрәт Сабиров, Руслар хәзрәт Фәрхетдинов һәм танылган дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручысы Ильяс Халиков, районның төрле авылларыннан дин әһелләре катнашты.
-
Кукмарада "Мөселманнар җыены" узачак
6 июньдә район Мәдәният йортында "Мөселманнар җыены" кысаларында ТАтарстан Диния Нәзарәте вәкилләре катнашында "Иман кичәсе" үткәрелә. Тамашачыларга вәгазьләр һәм дини җырлар - нәшид-мөнәҗәтләрдән торган мәгънәле, эчтәлекле программа тәкъдим ителә. Кичәдә Казаннан килгән хәзрәтләр, мөнәҗәт осталары катнаша. Керү ирекле. Башлана 19 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Кукмара делегациясе Болгарга китте
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм район ветераннар оешмасы җитәкчесе Мияссәр Мансуров җитәкчелегендә ветераннар һәм дин әһелләреннән торган делегация изге Болгар музей-тыюлыгында үткәрелгән җыенда катнашалар. Анда 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган тантаналар үткәрелә. фото: http://www.google.ru