Утырыш тег белән яңалыклар
-
"Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы 20 декабрьдә үтәчәк
Кукмара музееның әдәби салонында "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Анда Харис Мостафин, Галиәхмәт Гатин, Нурислам Галиев, Мәгъмүрә Мәрдәнова, Равилә Фәттахова (Кукмара поселогы), Фәридә Хисамова (Тырыш авылы) шигырьләре һәм язмалары тикшерелде. Әдәби берләшмәнең киләсе утырышы 20 декабрьдә үтәчәк. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ
-
Инвалид бала тәрбияләүчеләр "Ата-ана университеты"на чакырыла
Инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр игътибарына! 30 майда, көндезге сәгать 10да "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә "Ата-ана университеты"ның утырышы була. Очрашып-сөйләшү "Инвалид балаларны эш белән тәэмин итү һәм һөнәри юнәлеш" дигән темага узачак. 1994-1997 елгы инвалид балаларны һәм аларның әти-әниләрен чакырабыз. Утырышта район мәгариф идарсе, мәшгульлек үзәге, Янил аграр көллияте, ТИСБИдән вәкилләр катнашачак.