Undefined тег белән яңалыклар
-
Кукмаралы Гөлчәчәк Шакирҗанова Дмитрий Медведевтан бүләк алган
Районның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге Мәскәүдә узган "Халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы хезмәткәр" Бөтенроссия конкурсында катнашып кайтты. Тернәкләндерү үзәгенең җитәкче урынбасары Рәмзия Юртаева җитәкчелегендә Гөлчәчәк Шакирҗанова "ЛФК буенча иң яхшы шәфкать туташы" номинациясендә җиңү яулады. Әлеге тантаналы бүләкләү чарасында Россиянең төрле төбәкләреннән социаль хезмәт күрсәтүчеләр катнашкан. Җиңүчеләрне Россия Федерациясе...
-
Кукмарада сирень чәчәк атты
Кукмарада сирень чәчәк атты! Димәк, язның соңгы сулышына якынлашып киләбез. Ә сирень чәчәген җыеп, киптереп калырга онытмагыз. Аны төнәтеп, сызлаган буыннарга уалар, мунчаларда хуш ис чыгару өчен кулланалар. фото: http://yandex.ru/yandsearch
-
БДИ буенча "Кайнар линия" эшли башлады
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында 2013 елгы БДИны уздырганда килеп туган хокук бозуларны хәл итү өчен "кайнар линия" эшли башлады. Әлеге хезмәтнең телефон номеры: (843) 237-74-36, 27 майдан 19 июньгә кадәр шалтыратырга мөмкин.
-
Мәктәпләрдә сынаулар башлана
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңларга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән барлык укучылар да җәйге каникулларга таралыр. Ә менә 9нчы һәм 11нче сыйныфларны алда зур сынаулар көтә. Бердәм дәүләт имтиханнары 27 майда башланып, 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 майда 496 бала рус теленнән БДИ...
-
Байлангар урта мәктәбендә фестиваль узды
"Укытучы иҗаты, ата-ана кайгыртуы, бала уңышы" исемле әлеге фестиваль инде алтынчы тапкыр үткәрелде. Әлеге чараның максаты - мәктәп эшчәнлегенә карата бер еллык йомгак ясау: уку, иҗади тормыш һәм мәктәпнең җәмәгать эшчәнлегендәге иң актив катнашкан сыйныфны билгеләү. Тантанага Казаннан Фәнил Вакказов җитәкчелегендәге кунаклар да кайткан иде. Сезгә фестивальдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
-
Кукмарада сугышны рәсемгә төшерәләр
Иске Оча авылында Бөек Җиңү уңаеннан 5-6 сыйныф укучылары арасында "Без сугышны ясыйбыз" исемле бәйге уздырылды. Чараны Кукмара балалар һәм Иске Оча авылы китапханәләре оештырды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Кукмарада ветераннар очрашты
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Кукмара үзәк һәм балалар китапханәләре, авыл китапханәләре һәм мәдәният йортлары белән берлектә төрле чаралар уздырды. Мәмәшир авылының һәйкәле янында 100 кеше катнашында "Алар даны мәңгелек", Зур Кукмара авылында "Исәннәрнең кадерен бел", Лубянда "Сугыш һәм җиңү җырлары", Түбән Комарда "Бөек көннәргә баш иябез", Иске Очада "Күптән беткән...
-
Кукмара якташларын онытмый
Бөек Җиңү көннәрендә Мәчкәрә урта мәктәбе коллективы исеменнән Гөлнур Хәмидуллина, Раяз Хәмидуллин, Альбина Мөхәммәтҗанова, Миләүшә Әгълиуллина Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче якташыбыз, сугыш ветераны Наумир Сәмигуллинны бәйрәм белән котлап кайттылар. 88 яшьлек Наумир Абдулла улы совет елларында Мәчкәрә урта мәктәбенең таш бинасын төзетү эшләрен алып барган, бүген белем йорты аның...