“Шәфкать”тә тернәкләнүчеләр Сабантуйны көтеп ала
Бүген "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен үткәрелеп килә торган Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмгә биредә тернәкләнү курслары үтүче балалар, аларның әти-әниләре, кунаклар, иганәчеләр килгән иде. Сабантуй милли уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады.
Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотосы