Приют тег белән яңалыклар
-
Кукмараның Җиңү Паркы асфальтында приют балалары рәсем ясады
"Кояшкай" социаль приютында «Без монда күңелле итеп уйныйбыз һәм дусларча ял итәбез» дип аталган бәйрәм чарасы узды. Приютның традициясе әйләнгән әлеге бәйрәм Кукмараның Җиңү Паркындагы асфальтта рәсемнәр ясау һәм шунда ук концерт номерлары оештыру рәвешендә барды. Биредә балалар үзләренең хыялларында яшәгән күренешләрне, уй-кичерешләрен рәсемгә төшерделәр. Рәсемнәр буенча игълан ителгән бәйгедә...
-
"Кояшкай" приютында табигать серләренә төшенделәр
"Кояшкай" социаль приютында "Табигать серләре" дип аталган интеллектуаль уен кичәсе узды. Биредә балалар өч командага бүленеп, "Бөтен нәрсә турында", "Чәчәкле калейдоскоп", "Зоопаркта төшке аш", "Табигать могҗизалары", "Ышанам-ышанмыйм" дип аталган табышмак уеннарында көч сынаштылар. Әлеге чараның максаты - балаларның хәтерен яхшырту, белем дәрәҗәсен билгеләү, дөньяга карашларын киңәйту булды. "Табигать серләре" кичәсе...
-
"Кояшкай" приютына "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте килде (+фоторепортаж)
"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Дуслыкта, тынычлыкта яшәргә һәм иҗат итәргә" проекты кысаларында Кукмараның "Кояшкай" социаль приютында булып китте. Викторина, концерт номерлары, видеороликлар, презентацияләр белән үрелеп барган әлеге тамаша күренекле рәссам Алсу Тимергалина үткәргән мастер-класс белән тәмамланды. 14 ел элек Казанда оешкан хәрәкәтнең Кукмара территориаль бүлеге дә...
-
Районның "Кояшкай" приютында "Гаилә бәйрәме" узды
"Кояшкай" приютында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында "Гаилә көне" бәйрәме узды. Чара концерт номерлары, конкурслар, уеннар белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында тәмамланды. Әти-әниләр бәйрәмне оештырган тәрбиячеләр Алсу Әгъләмова, Раилә Шәвәлиева һәм приют җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.