Полиция йортлары тиздән ияләренә тапшырылачак (+фоторепортаж)
Районыбызның Түбән Өскебаш һәм Нырты авылларында Федераль программа кысаларында полиция йортлары төзелә. Алар полиция хезмәткәрләренә яшәү һәм хезмәт урыннары буларак файдаланылачак.
-Ныртыдагы йорт инде тулысынча файдалануга тапшырырга әзер, ә Түбән Өскебашта соңгы төзекләндерү эшләре бар, - ди әлеге йортларны төзүче оешма җитәкчесе Илсур Шәрипов.
Тиздән әлеге йортлар ияләренә тапшырылачак.