Кояшкай тег белән яңалыклар
-
Гаиләдә балаларны хуплау һәм җәзалау турында "Кояшкай"да сөйләштеләр
"Кояшкай" социаль приютында "Гаиләдә балаларны хуплау һәм җәзалау" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чара "Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?" дигән видеоязма караудан башланды. Биредә балалар Владимир Маяковский әсәрләрен анализладылар, үзләренең яхшы һәм начар гамәлләре турында сөйләделәр. Шулай ук, әлеге чара уңаеннан "Балалар күзеннән гаилә" дип аталган рәсем бәйгесе...
-
Кукмараның Җиңү Паркы асфальтында приют балалары рәсем ясады
"Кояшкай" социаль приютында «Без монда күңелле итеп уйныйбыз һәм дусларча ял итәбез» дип аталган бәйрәм чарасы узды. Приютның традициясе әйләнгән әлеге бәйрәм Кукмараның Җиңү Паркындагы асфальтта рәсемнәр ясау һәм шунда ук концерт номерлары оештыру рәвешендә барды. Биредә балалар үзләренең хыялларында яшәгән күренешләрне, уй-кичерешләрен рәсемгә төшерделәр. Рәсемнәр буенча игълан ителгән бәйгедә...
-
Кукмараның "Кояшкай" балалары Пугачева, Глюкоза, Розенбаум һәм Нюша булып карады
"Кояшкай" социаль приютында "Бергә-бер" дип аталган иҗат кичәсе узды. Биредә малайлар һәм кызлар күңелләренә хуш килгән артислар булып киенделәр һәм аларга пародияләр ясап, кызыклы чыгышлар ясадылар. Концерт булып оештырылган әлеге чарада Матрена белән Чәчкә исемле заманча рус әбиләренең, Глюкоза, Нюша, Александр Розенбаум, Алла Пугачева һәм башка артистларның чыгышларын тамаша кылып...
-
"Кояшкай" приютында табигать серләренә төшенделәр
"Кояшкай" социаль приютында "Табигать серләре" дип аталган интеллектуаль уен кичәсе узды. Биредә балалар өч командага бүленеп, "Бөтен нәрсә турында", "Чәчәкле калейдоскоп", "Зоопаркта төшке аш", "Табигать могҗизалары", "Ышанам-ышанмыйм" дип аталган табышмак уеннарында көч сынаштылар. Әлеге чараның максаты - балаларның хәтерен яхшырту, белем дәрәҗәсен билгеләү, дөньяга карашларын киңәйту булды. "Табигать серләре" кичәсе...
-
“Кояшкай”да “Каршылыклы юл” уеннары узды
"Кояшкай" социаль приютында "Каршылыклы юл" дигән уеннар кичәсе узды. Әлеге чарада биредә тәрбияләнүче 16 бала катнашты. Балалар "Нәниләр" һәм "Пепси" дигән ике командага бүленеп, төрле спорт уеннарында катнашты. Шулай ук, табын артында чәй эчүләр, концерт номерлары белән чыгыш ясаулар да оештырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Каршылыклы юл" уеннарында дуслык җиңде. фото:...
-
"Кояшкай" приютына "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте килде (+фоторепортаж)
"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Дуслыкта, тынычлыкта яшәргә һәм иҗат итәргә" проекты кысаларында Кукмараның "Кояшкай" социаль приютында булып китте. Викторина, концерт номерлары, видеороликлар, презентацияләр белән үрелеп барган әлеге тамаша күренекле рәссам Алсу Тимергалина үткәргән мастер-класс белән тәмамланды. 14 ел элек Казанда оешкан хәрәкәтнең Кукмара территориаль бүлеге дә...