Кукмарада 7 йортка капиталь ремонт ясалачак
Быел Кукмарадагы күпкатлы 7 йортта капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Бу эшләр"Техстрой", "Кристалл", "Ремстроймонтаж" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләргә тапшырылган.
-Бүгенге көндә җиде йортта да эш бара, 15 августка капиталь ремонтны төгәлләү планлаштырыла, - ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов. - Беренче чиратта түбәләрне ремонтлау, җылылык, су, инженерлык системаларын, канализация юлларын яңарту...