Кукмараның Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицей янында төзелүче футбол мәйданчыгында яңадан эш башланды. Кичә биредә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин төзелеш оешмалары җитәкчеләре, дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре катнашында күчмә киңәшмә үткәрде. Футбол кырын ноябрь аена төзеп бетерү бурычы куелды.