Бу атнада авыл хуҗалыгы мәьәләләренә багышлап үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз игеннәрне урып-җыю, сенаж салу, көзге чәчүгә хәзерлек эшләре күрү, хезмәт хакларын вакытында түләү, пай җирләре өчен исәп-хисап ясау турында барды. Социаль тармакта исә бүген мәктәпләрне яңа уку елына хәзерләү, башка объектларда төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү, балаларның җәйге ялы, салымнар җыю,...