Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Укытучылар спартакиадасы

Элек-электән мәктәп укытучылары, балаларга көндәлек белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, тормышыбызда бара торган һәртөрле чараларда да актив катнашалар. Әйтик, узган шимбә көнне мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән кышкы спартакиадада да спортның 7 төре буенча 236 укытучы үзара көч сынашты. Шахматта И.Ярмөхәммәтов (Кукмара 3нче урта мәктәбе), М.Александрова (Нырья), шорт-тректа Ф.Нәбиев (Сәрдекбаш),...

Элек-электән мәктәп укытучылары, балаларга көндәлек белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, тормышыбызда бара торган һәртөрле чараларда да актив катнашалар. Әйтик, узган шимбә көнне мәгариф хезмәткәрләре арасында үткән кышкы спартакиадада да спортның 7 төре буенча 236 укытучы үзара көч сынашты.
Шахматта И.Ярмөхәммәтов (Кукмара 3нче урта мәктәбе), М.Александрова (Нырья), шорт-тректа Ф.Нәбиев (Сәрдекбаш), Л.Әгъләмҗанова (Түбән Өскебаш), дартста М.Бикмөхәммәтов (Зур Сәрдек), Г.Насыйбуллиналарга (Кәркәүч) тиңнәр булмаса, өстәл теннисында Р.Фәйзуллина (Манзарас), Л.Дмитриева (Нырья), турникта күтәрелүдә Р.Давыдов (Пычак) һәм идәннән күтәрелүдә Н.Шакировалар (Березняк) җиңүче булдылар. 3 чакрым арада ир-егет укытучылар арасында чаңгыда узышуда Зур Кукмара урта мәктәбенең физкультура укытучысы Р.Гыйлаев беренче килсә, хатын-кызлар арасында Нырья урта мәктәбеннән И.Исламова финишны беренче үтте. Командалар арасында аркан тартышуда Манзарас урта мәктәбе үзен иң көчле команда (Р.Фәйзуллина, А.Гарифуллин, И.Камалов) итеп танытты.
Спортның һәр төре буенча җиңүчеләр районның җыелма командасы составында республика күләмендә уздырылачак кышкы спартакиадада көч сынашырга барачак. Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU