Кукмараның “Зилант” спорт мәктәбе хезмәткәрләре кросска чыкты (+Фото)
Районыбызның "Зилант" спорт мәктәбендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында халыкның физик мөмкинлекләрен, хәрәкәт итә белүләрен тикшереп карау, ягъни тест үткәрү үзәге ачылды. Аның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ГТО комплексын популярлаштыру һәм нормаларны тапшыру өчен шартлар булдыру. Иң беренче булып сынауны җиңел атлетика төре -...
Районыбызның "Зилант" спорт мәктәбендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында халыкның физик мөмкинлекләрен, хәрәкәт итә белүләрен тикшереп карау, ягъни тест үткәрү үзәге ачылды. Аның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ГТО комплексын популярлаштыру һәм нормаларны тапшыру өчен шартлар булдыру. Иң беренче булып сынауны җиңел атлетика төре - кросс буенча әлеге спорт мәктәбе хезмәткәрләре үзләре үтте. Кросс Зур Кукмара урта мәктәбе трассасы базасында, яшь категорияләренә бүленеп уздырылды. 18-29, 30-39 яшьлек хатын-кызларга - 2 чакрым, ирләргә 3 чакрым араны билгеле бер вакыт эчендә йөгереп үтәргә кирәк иде. 40-49, 50-59 яшьлек хезмәткәрләргә шундый ук дистанцияне узу өчен вакыт исәпләнелмәде. Ә инде аннан өлкәннәргә 3 һәм 4 чакрым араны үз җайларына үтү рөхсәт ителде. Үзләренең яшь категорияләрендә җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев