Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бездә Россия чемпионнары үсә

Йошкар Ола шәһәрендә 15-17 яшьлек укучылар арасында милли көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Анда Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Кукмара гимназиясе укучысы Рәзил Фәйзрахманов һәм Кукмара аграр көллиятендә белем алучы Ренат Дәүләтшин чемпион калды. Тумышы белән Пенәгәр авылыннан булган Рәзил 2005 елдан бирле Таһир Әхкәмов кул астында көрәш серләренә өйрәнә....

Йошкар Ола шәһәрендә 15-17 яшьлек укучылар арасында милли көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Анда Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Кукмара гимназиясе укучысы Рәзил Фәйзрахманов һәм Кукмара аграр көллиятендә белем алучы Ренат Дәүләтшин чемпион калды.
Тумышы белән Пенәгәр авылыннан булган Рәзил 2005 елдан бирле Таһир Әхкәмов кул астында көрәш серләренә өйрәнә. Ул районкүләм үткәрелгән турнирларда чемпион калган, узган ел Пермьдә үткәрелгән Россия беренчелегендә үз авырлыгында җиңү яулаган иде. 50 килограммлы авырлыкта көрәшүче Рәзил Альфред улы бу юлы да Татарстан данын яклап көрәште. Казаклар авылы егете, 80 килограммнан югары үлчәүдә бил алышучы Ренат Габделхәй улының тренеры - Илсур Нәҗмиев. Ул узган ел Татарстан Президенты кубогын отты. 2011-2012 елларда ике тапкыр Татарстан чемпионы булып, 2011 елда Россиякүләм ярышта - икенче, ә быел беренче урынны алуга иреште. Ренат биш ел дәвамында республика күләмендәге ярышларда Кукмара районы данын уңышлы яклады.
Әлеге көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиева, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Я.Зыятдинов котлап, истәлек бүләкләре тапшырды. "Татар көрәше - районда иң таралган спорт төрләренең берсе. Татарстан данын яклауда Кукмарадан ике пәһлеванның чемпион калуы безнең өчен зур горурлык", - диде Светлана Валентиновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU