Новости за 12 апреля 2012
-
Гафият ага турниры
"Сәясәт ул - икътисадның чагылышы", - дип юкка гына әйтелмидер. Болгавыр чорларда азапланганнан соң, аякка басып, "Восток" хуҗалыгының элекке егәре кайта башлауга, Ядегәрдә Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күпсанлы орден-медальләр кавалеры Гафият ага Гарифуллин исемендәге призга балалар арасында милли көрәш турниры яңадан үткәрелә башлады. Востоклыларның уртача айлык хезмәт хакы тугыз...
-
Бездә Россия чемпионнары үсә
Йошкар Ола шәһәрендә 15-17 яшьлек укучылар арасында милли көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Анда Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Кукмара гимназиясе укучысы Рәзил Фәйзрахманов һәм Кукмара аграр көллиятендә белем алучы Ренат Дәүләтшин чемпион калды. Тумышы белән Пенәгәр авылыннан булган Рәзил 2005 елдан бирле Таһир Әхкәмов кул астында көрәш серләренә өйрәнә....
-
"Космос геройлары" Кубогы Аш-Буҗида
Узган якшәмбедә "Олимп" боз сараенда зур мәдәни-спорт чарасы үтте. Башкаларыннан аермалы буларак, биредә берничә төр ярыш, милли һәм тынлы уен коралларында чыгышлар, фигуралы шуу, акцияләр оештырылды. Хоккей спортын яратучы, милли җанлы шәхесләребез районыбызда бихисап. Шундыйларның берсе Артур Август улы әлеге чараның төп оештыручысы булды.