Байлангар мәктәбендә чаңгы ярышы узды
Спорт

Байлангар мәктәбендә чаңгы ярышы узды

Кыш - чаңгы спорты белән актив шөгыльләнү чоры. Спортның бу төрен укучылар бик ярата, чөнки шаңгыда шуу, саф һавада сәламәтлекне ныгыту,үз-үзеңне чыныктыру чарасы да. 13 февральдә, көннең салкынча булуына да карамастан, Байлангар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Россиянең чаңгы юллары-2017» акцясе кысаларында чаңгы ярышы уздырылды. Иң элек малайлар старт...

Кыш - чаңгы спорты белән актив шөгыльләнү чоры. Спортның бу төрен укучылар бик ярата, чөнки шаңгыда шуу, саф һавада сәламәтлекне ныгыту,үз-үзеңне чыныктыру чарасы да.

13 февральдә, көннең салкынча булуына да карамастан, Байлангар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Россиянең чаңгы юллары-2017» акцясе кысаларында чаңгы ярышы уздырылды.

Иң элек малайлар старт алды, алар артыннан кызлар да калышмады. Бәйге нәтиҗәләре куандыра: малайлар арасында беренчелекне Нәбиев Ильмир яулады, II урында - Гарифуллин Данил, III урында - Әхмәтгалиев Сәлим. Кызлар арасында I урында - Габделхакова Алинә, II урында -Минемуллина Рәсилә, III урында - Әхмәтхадиева Камилә һәм Гатина Ләйлә.

Алсу Гыйльфиева


Нет комментариев