Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

50 яшьлек батыр

Нормабаш авылында 1995-96 елларда булган Сабантуйларның видеотасмасын карап утырам. Менә батырлар көрәше башланды. Алар арасында Кукмара егете Ринат Хәсәнов та бар. Баш батыр ук булмаса да, батыр асты калган Ринат ул елларда.

Инде аннан соң шактый вакыт үтеп киткән. Ринатны көрәштән күптән туктагандыр дип йөри идем. Быел исә "Аман-Оштырма Сабантуенда Ринат батыр калган" дигән хәбәрне ишеттем. Шушы араларда Ринат үзе дә очрады.
-Улым Эльмазның көрәшкәнен карармын дип кенә барган идем, йөрәк түзәмени, кердем инде, - ди Ринат үзе. - Әле дәрман бетмәгән икән, дүрт кешене җиңеп батыр калдым.
Аман-Оштырма Сабан туе элек-электән данлыклы. Көрәшчеләр дә күп килә. Быел Лесхоз поселогыннан, Сабадан билбау көрәше буенча Россия чемпионнары белән бил алышырга туры килгән аңа.
-Яшьләрдә көч күп, әмма татар көрәше алымнарын белеп бетермиләр. Элеккеге тәҗрибә дә җиңәргә ярдәм иткәндер инде, - ди Ринат.
Ринат Хәсәнов заманында район Сабантуйларында күп тапкырлар батыр асты, авылларда батыр калган көрәшче. Әтисе Фоат ага да данлыклы көрәшче иде. Инде әнә Казан медицина университетында укучы улы Эльмаз да республика күләмендә үткән милли көрәш ярышларында призлы урыннар яулый. Гаилә эстафетасы дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk