Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәмәшир үзенең Ранифын сагына

Спорт җанлы, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән Раниф Хәсәнҗәнов истәлегенә волейбол ярышы үткәрелде.

Ярдәмчел балага, тугры      дуска яки синең өчен өзелеп яшәгән ярга, гадәттә, «Минем бәхетемә генә тугансың икән» дияргә яратабыз. Авыллар бәхете өчен туган балалар да бар бит әле. Безнең Мәмәшир үзенең Ранифы белән горурлана. Бу исемнәрне, әлбәттә, тагын да дәвам итәргә булыр иде. Ләкин бүгенге язмам Раниф Хәсәнҗанов турында.

Авылыбыз аның игелекләрен күреп яшәде. Юк, югары постлар да биләмәде ул, дәрәҗәле кәнәфиләрдә дә утырмады. Авылның гади генә бер баласы үзенең игелекле йөрәгендә барысына да урын тапты, барысын да кайгыртты, якын итте.

...1977 елда туган авылында 8 сыйныфны тәмамлагач, ул Мәчкәрә урта мәктәбендә белем ала. Аннан документларын авыл хуҗалыгы институтына илтә. «Керү имтиханнарын уңышлы тапшырдыгыз, сез беренче курска студент буларак кабул ителдегез» дигән язу килгәч, шатлыгыннан нишләргә белми. Зарыгып көткән, яшьлек хыялларының чынга ашкан мәле – студент еллары башлана. Илһамланып, яшьлек дәрте белән канатланып укып йөргән көннәр бер-бер артлы кабатланмас истәлекләре белән үтә тора. Ниһаять, дулкынланып көткән минутлар җитә. Кулына инженер дипломы алып, туган авылына эшкә кайта. Ике ел армия хезмәте дә җиңел генә узып китә. Эшкә урнашуга, күңеле белән иксез-чиксез сорауларга җавап эзли башлый. Инженер һөнәрен сайлап ялгышмадыммы, авыл халкы белән уртак тел таба алырмынмы? Юк, ялгышмады Раниф әфәнде. Аның авыл һәм кешеләр өчен эшләгән яхшылыкларын язып та, сөйләп тә бетереп булмастыр. Берсенә генә тукталып үтим әле.

Гомеренең соңгы елларында ул җирлек башлыгы вазыйфасын башкарды. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Ә спорт – кеше сәламәтлегенә йогынты ясаучы иң беренче фактор. Кечкенәдән үк балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан, Раниф әфәнде халык, мәктәп укучылары һәм балалар өчен хоккей мәйданчыгы ясатты. Бирегә кыш айларында кеше күп җыела. Аны әзерләү – күмәк көч сорый торган эш. Аннары мәйданчыкны тиешле тәртиптә дә тотарга кирәк бит әле. 
Әйе, Раниф абый, чын мәгънәсендә, спорт җанлы кеше иде, авылыбызны спорт ягыннан бик нык үстерде. Яшьләрне, балаларны хоккей уйнарга әйдәде. Менә шуннан бирле мәйданчык гөрләп тора. Шуның белән беррәттән, өлкәннәр, балалар өчен тау ясатып, музыка астында тау шуу оештырды ул. Кыш көне хоккей уйнасалар, чана шусалар, җәйләрен мәдәният йорты ишегалдында волейбол уйнау мәйданчыгы эшләтте. Дөрестән дә, авылыбыз яшьләре спорт буенча күп дәрәҗәләргә иреште, призлы урыннар яулады. Болар – Раниф әфәнденең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Искиткеч гаилә башлыгы да иде ул. Тормыш иптәше Альбина белән ике ул үстерделәр. Руслан белән Рәдиф тә – спортка гашыйк кешеләр, көрәш буенча Сабантуй батырлары.

Раниф абыйның киләчәккә матур хыяллары, олы планнары бар иде. Ни хәл итәсең, язмышлардан узмыш юк. 51 яшендә Аллаһы Тәгалә аны үз хозурына алды. Яшь иде әле ул. Ләкин кеше гомере еллар белән түгел, калдырган эзе белән үлчәнә, диләр. Раниф абый безнең белән саубуллашканнан бирле традицион рәвештә мәктәбебездә аның призына төрле спорт ярышлары оештырыла. Быел да февраль аенда аның истәлегенә волейбол ярышы булды. Ул мәрхүмнең гаиләсе, дуслары ярдәме белән үткәрелде. Быел 38 ир-егет катнашында 5 команда көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча I студентлар командасы – беренче, II студентлар – икенче, Хәсәнҗанов исемендәге команда – өченче, авыл яшьләре – дүртенче, мәктәп командасы бишенче урынны алды. Җиңүче командаларга диплом һәм медальләр тапшырылды.

Раниф әфәнденең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр!


Зилә БИКБАЕВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk