Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмараның «Аргамак» командасы беренче тапкыр онлайн режимда өстәл теннисы буенча республика яршыларында уйнады

Ярышлар «Джакколо», «Новус», «Шаффлборд» дигән спорт төрләре буечна уздырылды.

Бүген Кукмара районының «Аргамак» командасы өстәл теннисы буенча республика ярышларында катнашты. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, ярышлар онлайн режимда узды.

Команданы спортчылар Рәис Шакиров, Илгиз Әхмәдуллин, Мөнир Гыймадиев, Николай Большаков, тренер Дамир Галиәхмәтов һәм команда капитаны Равил Нигъмәтҗановлар тәкъдим итте.

«Әлеге бәйгенең төп үзенчәлеге аның видеорежимда узуы булды. Монитор аша онлайн режимда хөкемдарларны берьюлы тыңлау һәм уйнау авыр булды. Шулай ук җанатарларның да ярдәме җитмәде», - дип билгеләп үттеләр катнашучылар һәм команда тренеры.

Ярышлар «Джакколо», «Новус», «Шаффлборд» дигән спорт төрләре буечна уздырылды. Һәр районга ярыш өчен бер сәгать вакыт бирелгән иде.

Шуны да билгеләп узарга кирәк: команда үзләре откан грант акчаларына алынган спорт җиһазларында уйнады. Элегрәк алар, җиһазлар булмаганлыктан, кулдан ясалган өстәл уеннарында шөгыльләнергә, ә һәр ярыш алдыннан Мамадыш районына барырга мәҗбүр иде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk