Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Теркәлмәгән җир берәмлекләре кадастр исәбеннән төшерелә

Йорт-җир, аларны рәсмиләштерү һәм теркәтү - гаять катлаулы эш. Бу өлкәдәге сорауларны Федераль бюджет оешмасының Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» директор урынбасары Алина Камартдиновага юлладык.


-Хезмәтегез нидән гыйбарәт?
-Йорт-җирләрен теркәтергә теләүчеләрдән гаризалар алып, документларын туплыйбыз. Болардан тыш, җирне кадастр исәбенә кую, аңа үзгәрешләр кертү, йорт һәм җиргә кагылышлы мәгълүматлар бирү өлкәсендә гаризалар кабул итәбез.
-Хәзер йортны да сездә теркәп була диләр?
-Әйе, 2011 елның 3 июленнән безнең оешма Росреестр белән параллель рәвештә күчемсез милеккә дә хокук теркәүгә гаризалар кабул итә.
-Җирне кадастр исәбенә кую өчен нишләргә?
-Моның өчен кадастр исәбенә кую гаризасы, "Межевой план" һәм хокукларны дәлилләүче документлар белән кадастр палатасына мөрәҗәгать итү кирәк. Межевой планны кадастр инженерлары хәзерлиләр.
Игътибар итәргә кирәк, 2007 елның 24 июлендә кабул ителгән 221 номерлы "Дәүләт күчемсез милек кадастры турындагы" Федераль закон буенча 2008 елның 1 мартыннан соң кадастр исәбенә куелган һәм шуннан соң ике ел эчендә хокуклары яки арендасы теркәүче оешма - Росреестрда теркәлмәгән җир берәмлекләре кадастр исәбеннән төшерелә. Димәк, өр-яңадан кадастр исәбенә кую кирәк булачак.
-Гаризаларны ничә көн эчендә карыйсыз?
-Кадастр исәбенә кую һәм кадастрдагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү гаризалары - 20 эш көнендә карала, йорт-җир турында мәгълүмат 5 эш көне эчендә бирелә.
-Әгәр дә кеше Кукмара районында яшәп, аның башка районда җире булса, шул җирне кадастр исәбенә ничек куярга?
-Бу очракта сез Кукмара районы кадастр палатасына мөрәҗәгать итә аласыз. Йорт-җир буенча барлык мәгълүматларны, шул исәптән ул башка районда булса да, Кукмара районы кадастр палатасында алып була.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU