Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарада беренче бюллетенне Кукмара янгын сүндерү часте җитәкчесе Илмир Хәбибрахманов салды

Зур Кукмара авылының дистәгә якын урамын һәм Жилой Рудник авылында яшәүчеләрне үз эченә алган 1672нче номерлы сайлау участогы авыл мәдәният йортына урнашкан.

Исемлеккә барлыгы 1008 сайлаучы теркәлгән. 
Бүген сайлау участогы төгәл сәгать сигездә ачылды. Һәм шул арада керү ишеге янында берничә кешедән торган чират та хасил булды. Алар арасында эшкә ашыгучы янгын сүндерү часте, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, ирле-хатынлы яшь гаилә бар иде. Полиция хезмәткәре тиешле таләпләрне үтәп, саклау чараларын тикшереп үткәреп торса, сайлау комиссиясе әгъзасы сайлаучыларның тән температурасын үлчи. 
Урнага иң беренче булып бюллетеньне Кукмара янгын сүндерү часте җитәкчесе, Жилой Рудник авылында яшәүче Илмир Хәбибрахманов салды. 
- Инде ничәнче тапкыр сайлауда катнашканымны хәтерләмим дә. Ул - минем гражданлык бурычым, шуңа күрә эш урыныма барганчы ук биредә тукталдым, - диде ул. 
Кызыксынып сораган идем, җиде минут эчендә сигез сайлаучы үз тавышын биргән икән. Ә көндезге сәгать 3кә сайлаучыларның 12 проценты сайлауга килгән. Сәламәтлеге какшап киткән 24 кешенең өенә барып сайлау мөмкинлеге тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk