Татарстанда узган тәүлектә 23 кеше коронавирус белән чирләгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә 23 кеше коронавирус белән чирләгән

Бөтен вакыт эчендә республикада 6923 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 23 кеше коронавирус белән чирләгән. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 15 кеше өйдә дәвалана. Шуларның 3есе читтән кертелгән, 17се-элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда – 12, Питрәч районында – 4, Яшел Үзән районында – 3, Апас районында – 2, Лениногорск һәм Тәтеш районнарында берәр коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда 6923 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5712 кеше сәламәтләнгән.

Фото: «Татар-информ»

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев