Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 633 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 20 кеше дәваханәгә салынган, 16 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда  - 20, Яр Чаллыда – 7, Бөгелмә районында - 4, Әгерҗе районында – 2, Баулы, Чүпрәле, Менделеевск районнарында - берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 633 очрагы теркәлгән, 16 664 кеше терелгән, шул исәптән 58 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев