Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 97 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бу бөтен вакыт эчендә 11975 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 97 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 28 кеше хастаханәгә салынган, калган 69 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 48. Яр Чаллыда – 11, Норлат районында – 6, Түбән Кама, Лениногорск районнарында – 4әр, Азнакай, Әлмәт районнарында – 3әр, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Саба районнарында – 2шәр, Алексеевск, Баулы, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Минзәлә, Тукай, Чистай районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 11975 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10445 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе корбаннары 170кә җиткән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев