Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирус йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

    6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

    Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

    6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана. Барлык очраклар да элемтә нәтиҗәсендә.

    Казанда коронавирус йоктыруның 18 очрагы ачыкланган, Түбән Кама районында – 3, Нурлат районында – 2, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Алабуга, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында – берәр очрак.

    Татарстанда бөтен вакыт эчендә 5061 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3916 кеше терелгән.

    Фото: «Татар-информ»

     

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: