Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән

Инфекцияле 38 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйдә дәвалана.

Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 85 яңа очрагы ачыкланган. «Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

38 кеше хастаханәгә салынган, 47 кеше өйдә дәвалана, 4 очрак — чит илдә йоктырган, 81 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Кукмара районында тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланмады.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев