Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар Россиянең Европа өлешендә сентябрьдә кар явар дип фаразлый

Температура сизелерлек төшә, ә илнең үзәк өлешендә хәтта күбрәк октябрьгә хас күрсәткечләргә җитәр дип көтелә.

Иртәгә Россиянең Европа өлешендәге кайбер төбәкләрдә кар яварга мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосы «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковецка сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Белгеч билгеләп үткәнчә, илнең Европа өлешендә көз календарь буенча – 1 сентябрьдә килә. Температура сизелерлек төшә, ә илнең үзәк өлешендә хәтта күбрәк октябрьгә хас күрсәткечләргә җитәр дип көтелә.

«1 сентябрьдә төнлә һава температурасы 5-10 градуска кадәр төшә, икенче сентябрьдә иртән - 2-7 градус, ә 3 сентябрьдә төнлә 1-6 градус була, бу октябрьнең климатик күрсәткечләренә туры килә. Ягъни берничә көн эчендә температура планкасы 25 градуска диярлек түбәнәеп, Россиянең үзәк өлешендә көз уртасындагы кебек һава торышы хакимлек итәчәк», - диде Тишковец.

Моннан тыш, җил көчәеп яңгырлар алып киләчәк, иртәгә кайбер төбәкләрдә – Архангельск, Вологда һәм Ленинград өлкәләрендә җепшек кар явуы көтелә.

фото: Фәнил Мәрсетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев