Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сез һава торышына бәйлеме?

Тест

Түбәндәге сорауларга җавап биреп, үзегезнең һава торышына бәйлеме-юкмы икәнен ачыклый аласыз. “Әйе” җавабына – 10 балл, “юк” җавабына 5 балл куегыз.


1. Һәр көнне һава торышын тыңлап, үзгәрешләрнең, магнит давылларының кайчан булуын алдан белеп торасызмы?
2.  Иртән уянгач, бераз караватта аунап ятасыгыз киләме?
3. Һава торышын алдан тоясызмы? 
4. Болытлы, яңгырлы көннәрдә үзегезне начар хис итәсез, әмма болытлар таралып, кояш чыкканнан соң, барысы да яхшырамы?
5. Һава торышы үзгәргәндә, һәрвакыт башыгыз авыртамы?
6. Яз-көз авыруларыгыз көчәяме?
7. Һава торышы турында сөйләшү сезнең яраткан темагызмы?
8. Магнит давыллары вакытында буыннарыгыз, аркаларыгыз авырта, йөрәк тирәсендәге урыннар чәнчи, начар тойгылар барлыкка киләме?
9. Һава торышы үзгәрү алдыннан яки шул көнне үзегезне ярсулы итеп хис итәсезме, начар йоклыйсызмы? 
10. Һава торышы начарланганда, аппетитыгыз түбәнәяме?
11. Ялдан яки кунактан соң өйгә кайткач, җайлашу өчен сезгә вакыт кирәкме?
12. Һава торышы үзгәргәндә, маңгаегыз тирлиме, “күз капчыклары” кабарамы?
60-75 балл – сездә һава торышына бәйлелек юк.
80-95 балл – һава торышына бәйлелек бар, ләкин сәламәтлегегез турында мөстәкыйль кайгырта аласыз.
100-120 балл – сезгә белгечкә консультациягә барырга кирәк, чөнки үзегез генә авыруыгызны җиңә алмыйсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk